Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Чишмә - җанга дәва

Казаклар авылы тәмле, шифалы сулы чишмәләргә бик бай. Авылыбызда җиде чишмә булуы үзе зур байлык. Данлыклы “Әҗекә чишмәсе”нең кызыклы тарихы бар.

Бу чишмәбез матур кыз - Әҗекә исеме белән бәйле. Ул чишмәгә кызлар, Макса елгасы аша салынган күпердән чыгып, суга килә торган булганнар. Ә инештә егетләр ат эчергәннәр. Шунда Әҗекә сөйгән егете белән очрашып, аз булса да сүз алышып китә торган булган, аңа “ябышып” (өйдәгеләренә белдермичә, чөнки әти-әнисе бай кешегә бирергә теләгәннәр) кияүгә чыкмакчы булган. Герман сугышы башлангач, егет сугышка киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Кызны яратмаган кешесенә кияүгә биргәннәр. Әҗекә гел шул чишмәгә суга килеп, уйланып утырган. Үзе чишмәгә йөри алмый башлагач та, кызларыннан шул чишмә суын гына китерткән. Бу шифалы сулы чишмәбез авыл халкына гомер буе хезмәт итә. Хәзерге көндә әлеге чишмәнең суы, торбалар аша, авылдагы һәр йортка килә Элек-электән чишмәләрне, коеларны, су чыганакларын карап, төзекләндереп тору иң кирәкле, саваплы гамәлләрдән саналган. Соңгы елларда Республикабыз авылларында бу эшкә игьтибар артты. Безнең Кече Кибәхуҗа авыл жирлегендә дә чишмәләрне барлап, төзекләндерү эше даими бара. Авыл җирлеге башлыгы Ирек Гали улы Заһидуллинның тырышлыгы белән, күп эшләр башкарыла. Балаларны табигатьтә үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш, чишмәләрне чистартып, кадерләп тору максатыннан мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан экскурсияләр оештырыла. Күптән түгел, без дә, балалар белән чишмә тирәсен тәртипкә китердек. Аларга чишмәләребезне кадерләп, саклап тору кирәклеген аңлаттык. Соңыннан алар белән берлектә, чишмә буенда кызыклы милли уеннар уйнадык, әдәби китаплар укып, ял итеп кайттык. Чишмәбез безне тагын килергә өндәгәндәй, челтер – челтер челтерәп озатып калды. eБалалар салкын чишмә суыннан авыз иттеләр.

Альбина Рәхмәтуллина, Казаклар авылы китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев