«Дай-5» конкурсында катнаштылар
Татарстан Республикасының 30 районыннан мәктәп укучылары технологик эшкуарлык буенча «Дай-5» конкурсында катнаштылар.
16-17 декабрьдә технологик эшкуарлык буенча «Дай-5» конкурсының финал этабы узды, анда укытучы һәм 3 бала составындагы 33 команда промт-инжиниринг хакатонында катнашты. "Промт-инжиниринг- бер яки берничә бурычны нейрочелтәрнең тел моделенә өйрәтү һәм киңәшләр нигезендә мәгълүматлар җыелмасына әверелдерү юлы белән эшли. Конкурста барлыгы 510 бала катнашты. Ә иң яхшы балаларны һәм аларның остазларын, экспертлар күзәтүендә проектлар булдыру һәм үзләренең гамәли күнекмәләрен күрсәтү өчен «Байтик» лагерына чакырдылар! Әлеге проектта Әмир Закиров, Милана Мифтахова, Нәргиза Дәүләтшина составында «Теләче урта мәктәбе» командасы катнашты. Укучылар мактаулы 3 урынны яулап кайтты! Котлыйбыз! Мәктәп проектын ИТ-паркның кыйммәтле бүләкләре белән бүләкләделәр. Команданы Теләче урта мәктәбенең информатика укытучысы Гаптрахманов Фәнис Фәнил улы әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев