Казанга Аргентина илчесе киләчәк
В республике

Казанга Аргентина илчесе киләчәк

Аргентинаның Россиядәге илчесе Энрике Игнасио Феррер Виейра быел Казанга килергә җыена. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә хәбәр иттеләр.

Кичә дипломат Татарстанның Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән очрашты. Илче Казан һәм тулаем алганда Татарстан турында күп ишетүен билгеләп үтте.

Ул республиканың рәсми һәм эшлекле даирәләре вәкилләре белән, иң беренче чиратта, авыл хуҗалыгы, энергетика сәнәгате һәм файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә тыгыз элемтәләр урнаштыруга карата аерым кызыксыну белдерде.

 


Нет комментариев