Ел әйләнәсе авыл хуҗалыгында эш туктап тормый
Язгы кыр эшләре, печән өсте, урып-җыю чоры – бер-бер артлы тезелеп эшче кулларны көтеп тора.
Хәзерге вакытта иң тәҗел мәсьәләләрнең берсе суктырылган басуларны саламнардан арындыру һәм җирне эшкәртү. “Әхмәтова” крестян-фермер хуҗалыгында да бүгенге көндә тулы көченә җир эшкәртү эшләре бара. Бу олы хезмәттә Олы Мишә алдынгылары нәтиҗәле хезмәт күрсәтәләр. Саламнарны рулоннарга МТЗ 80 һәм МТЗ 82 тракторлары белән Габделәхәт Яппаров, Айрат Шәкүров төргәкләсә, Җәүдәт Нәҗметдинов төяп тора. Хуҗалык биләмәсенә, аларны шулай ук МТЗ 80 тракторында, алдынгы механизатор, әфганчы Шахинур Хабибуллин белән Валиев Васыйллар хуҗалык биләмәсенә ташып торалар. Ә инде саламнан арындырылган басуларны Т150 маркалы трактор белән Валиев Таһир сөреп бара. Шундый мәшәкатьле тормышны яшәү рәвеше иткән, тормыштан тәм табып, эшнең кадерен белеп яши белүчеләр булганда басу-кырларыбыз «кысыр» калмас, фермалар мал-туар белән тулып торыр.
Ленар Хуҗин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев