Энергетиклар көне белән!
Район яңалыклары

Энергетиклар көне белән!

Хөрмәтле энергетиклар һәм тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Энергетиклар көне белән чын күңелдән котлыйбыз.

Сәнәгать предприятиеләре, дәүләт учреждениеләре, мәктәпләр,  сырхауханәләрнең өзлексез эше, йортлардагы җылылык һәм уңайлылык турыдан-туры сезнең хезмәткә бәйле. Без сезгә үз вазыйфаларыгызны намуслы башкаруыгыз, хезмәтегезгә җаваплы каравыгыз өчен рәхмәтле. Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан, хөрмәтле энергетика тармагы хезмәтчәннәренә, шулай ук тармак ветераннарына уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге телибез.


Нет комментариев