Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эш күләме билгеле

Ачык типтагы “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Казан, Арча һәм Теләче филиаллары быел республика әһәмиятендәге юлларда беренче эшләрне Казан - Шәмәрдән юлында, Теләче участогында, (аның да танылган фермер Сәгыйть Гыйниятуллинга караган “Племрепродуктор Гыйниятуллин С.Ш.” ширкәте, “Туган авыл” күңел ачу комплексы, Теләче стадионы турларында) башлады.

Түбәндәге фоторәсемнәрне без 9 май - Җиңү көне якынлашканда, бәйрәм алды вахтасында төшереп алган идек. 

 - Әлеге участокта юл төзүчеләребез демонтаж эшләре алып баралар,  ягъни иске асфальт кырылып алына. Аннары, юл кырыйларына бордюрлар куелып, әзерлек эшләре тәмамлангач, барысы 4, 600 чакрым озынлыкта асфальт салу каралган, - дип аңлатты мастер Райнур Гыймаев. 

Бу көннәрдә махсус сары киемдәге юл төзүчеләрне әлеге участокта еш күрәбез.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев