Финансистлар көне белән!
Хөрмәтле Теләче районы финанс системасы хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез-Финансист көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!
Социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итү, безнең район икътисадының алга таба үсеше һәм тотрыклылыгы, социаль һәм башка проектларның уңышлы тормышка ашырылуы сезнең һөнәри осталыгыгыздан һәм уңышлы эшегездән тора. Сезнең намуслы хезмәтегез киләчәктә дә район халкының тормыш-көнкүрешен яхшыртуга һәм бюджет финанс системасын үстерүгә юнәлдерелгән иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәм итәр, дип ышанып калабыз.
Камиллеккә омтылу, таләпчәнлек һәм максатчанлык сезгә алдыгызга куелган бурычларны нәтиҗәле хәл итәргә ярдәм итсен! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет, оптимизм, тормыш энергиясе, иминлек телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев