Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Гомере аның моңлы бер җыр иде

Бүген район мәдәният йортында герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан әдәби - музыкаль кичә булып үтте. Ул «Гомерем минем моңлы бер җыр иде» дип исемләнде.

Укучы балалар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре чакырулы булган чарада шагыйребезнең үлемсез шигырьләре укылды, җырлары башкарылды, театраль күренешләр күрсәтелде. 

Чарада муниципаль  район башлыгы Айрат Фатхуллин катнашты һәм үсеп килүче яшь буынга үзенең теләкләрен җиткерде.  

Бәйрәмдә яңгыраган шигьри аһаңнәр, җырлар район балалар  сәнгать мәктәбе каршында эшләп килүче  бию түгәрәгенә  йөрүче балаларның чыгышы белән үрелеп барды. Әдәби - музыкаль  кичә турында тулырак «Теләче»  газетасының киләсе саныннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев