Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гражданнарны кабул итте

Бүген, ягъни 7 сентябрь көнне, Теләче мәдәният йортында Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов гражданнарны кабул итте.

ЧарадаТатарстан Республикасы прокурорының беренче урынбасары Алексей Заика һәм Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Марсель Дулкарнаев катнашты.

Мөрәҗәгатьләрдән күренгәнчә, бүген райондашларыбызны банкротлык, өлешләп төзеп, торак сатып алганда алдану,  хокук саклау хезмәткәрләрнең эше, алар биргән аңлатмалар белән килешмәү, район үзәк хастаханәсендә капиталь ремонт үткәрү, җинаять эшен тикшерү нәтиҗәләре белән килешмәү, Теләче авылын әйләнеп узучы юл төзү (сүз Арча ягыннан килүче турында бара), Теләче урта мәктәбенә янкорма төзү, Теләче үзәк ял паркын матурлау, күл янында балаларга ял паркы төзү, Ана капиталын кайтару һәм инвалид балалар хокукын яклау мәсьәләләре борчый. 

Сораулар барысы да процессуаль тәртиптә язып алынды һәм тиешле инстанцияләрдә каралачак. Кабул итүдә күтәрелгән мәсьәләләр уңай чишелеш табар дип ышанып калыйк.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев