Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ярдәмне бөтен йөрәгебез белән сизәбез

Редакциягә хәрби хезмәттә булган Аслидин Маматкулла улы Ботабаев килеп керде. Вакытлыча хәрби операциядә катнашучы егетләр исеменнән район волонтерларына рәхмәт әйтү икән исәбе.

- Хәзерге вакытта авырып китү сәбәпле, өйгә кайтырга мәҗбүр булдым. Шул форсаттан файдаланып, сезгә кердем. Район газетасы аша, Теләче һәм Саба районнары волонтерларына, Теләче муниципаль районы җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповка, аның урынбасары Айрат Фатхуллинга, хәрби комиссар Фәнис Закировка, Теләче авыл җирлеге  башкарма комитеты җитәкчесе Ильдар Мараковка, безгә гуманитар ярдәм белән һәрдаим булышып торучы Теләче һәм Саба районында яшәүчеләргә, хәрби хезмәттәге егетләр исеменнән зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Аларга бик тә рәхмәтлебез! - диде ул.  Аслидин абый бүгенге көндә Луганск ягында хезмәт итә икән. Аңа 54 яшь. Гуманитар ярдәмне үз машинасы белән дә  (НИВА)  берничә тапкыр алып та китеп, бергә хезмәт итүче егетләргә тапшырган ул. (фотода аның белән бергә хезмәт итүче егетләр)

– Гуманитар ярдәм күрсәтүче районым белән горурланам. Без ярдәмне бөтен йөрәгебез белән сизәбез. Һәм бу безгә дошманны җиңәргә ярдәм итә. Җиңү безнең якта булачак! – дип билгеләп үтте яңа танышыбыз,  саубуллашканда.  Хәрби бурычларын үтәп, исән-сау әйләнеп кайтырга язсын аларга! Алда күңелле очрашулар гына насыйп булсын!

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев