3 апрель 2024 яңалыклары
-
Ярдәмне бөтен йөрәгебез белән сизәбез
Редакциягә хәрби хезмәттә булган Аслидин Маматкулла улы Ботабаев килеп керде. Вакытлыча хәрби операциядә катнашучы егетләр исеменнән район волонтерларына рәхмәт әйтү икән исәбе.
-
Татарстанда «Татарча мем» бәйгесенә старт бирелә
«Татарча мемнар» график сурәтләмәләр һәм видеороликлар бәйгесе балалалар һәм зурлар арасында үткәрелә. Ул халыкта милли заманча юморга игътибарны арттыру максатыннан гамәлгә куелганын матбугат конференцяисендә хәбәр иттеләр.
-
1 апрельдән татарстанлыларның дәүләт пенсияләре 7,5%ка индексацияләнде
Социаль фондның Татарстан бүлеге дәүләт тәэминатында булган һәм социаль пенсияләрне пенсионерның узган елгы яшәү минимумы артуга тәңгәлләштереп 7,5%ка индексацияләде.
-
Район газетасына язылу башланды
1 апрельдән 2024 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе старт алды.
-
Уңышлы чыгыш ясап кайттылар
Балык Бистәсе Олы Елга авылы спортзалында 2010 нчы елда туган һәм аннан да кечерәк туган егетләр арасында көрәш буенча район беренчелеге булып узды.
-
Иң яхшы борыч сортлары
Танылган бакчачы блогер Рәмзия Әхмәдуллина үзе сынап караган, иң яхшы дип тапкан татлы борыч сортларын әйтте.
-
«Террор-җәмгыятькә куркыныч»
Теләченең өченче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән «Террор - җәмгыятькә куркыныч» дигән темага әңгәмә үткәрелде.
-
“Карга боткасы” бәйрәме узган
Гореф-гадәтләрне искә төшерү, балаларны милли традицияләр белән таныштыру максатыннан, Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре татар халкының милли бәйрәме - “Карга боткасы” уздырды.
-
Халыкара балалар китабы көне уңаеннан
2 нче апрель көнне Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан, Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният хезмәткәрләре, балалар өчен “Балалар китабы – сихри бер дөнья” дип исемләнгән библиографик дәрес үткәргән.
-
Кесә форматында эшләнгән бу китаплар менә дигән бүләк!
«Теләчеинформ» редакциясендә сатуда татарча китаплар бар. Бу кесә форматындла эшләнгән китаплар менә дигән бүләк тә булачак!
-
Соңладыгыз, казларым!
Офыклардан күзем алмый,сезне көтәм, Соңладыгыз, язлар килде инде, күптән. Сездән башка, язларның да, юк һич яме, Эчәр сулар саф булса да, юк һич тәме.