Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ярыштылар

Традиция буенча ел саен районның балалар бакчаларында иң яхшы тәрбиячене ачыклау йөзеннән һөнәри бәйге оештырыла. Быел тәрбиячеләр бәйгесе Теләченең 1нче номерлы балалар бакчасы базасында үтте һәм анда биш педагог көч сынашты.

 Бәйгедә катнашучыларны балаларга булган сөю берләштергән. Нәтиҗәдә, „Ел тәрбиячесе” бәйгесенең муниципаль этабында Теләче 2нче номерлы балалар бакчасы  тәрбиячесе Зиннатова И.Н. -1 урын, Теләче 1нче номерлы балалар бакчасы  тәрбиячесе Фәсхетдинова Р.И.- 2 урын, Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы  тәрбиячесе Мубаракова Д.М.- 3 зурынга лаек булды. «Туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркеме тәрбиячесе» номинациясендә Сауш балалар бакчасы тәрбиячесе Зәйнуллина Г.И. – 1урынга, Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Хадиева Ф.Г.- 2 урынны алды.

Җиңүчеләрне һәм бәйгедә катнашучыларны котлыйбыз һәм алга таба иҗади һәм һөнәри уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев