Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Яшь мастер»төбәкара чемпионатының муниципаль этабы узды

10-12 февральдә Теләченең 1,2,3 нче балалар бакчалары базасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Яшь мастер»төбәкара чемпионатының муниципаль этабы узды.

Чемпионатта районның 7 белем бирү учреждениесеннән 15 балалар бакчасы тәрбияләнүчесе катнашты. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләрен кондитерлар, рәссамнар, чәчтарашлар, ресторан сервисы, конструктор, сити-фермер, дизайнер,  ЮХИДИ инспекторы өлкәсендә белгечләр ролендә сынап карадылар. Чемпионатка катнашучыларны 12 тәрбияче-остаз әзерләде.

 Муниципаль этап җиңүчеләре (1 һәм 2 призлы урыннар) 2026 елның 13-15 февралендә «Казан педагогика көллияте» базасында Татарстан Республикасының төрле районнарыннан килгән яшь осталар арасында көндезге-читтән торып узачак «Яшь мастер» (BabySkills) мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен төбәкара чемпионатның республика этабында район исеменнән чыгыш ясау хокукына ия булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев