Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Яшь журналист» район бәйгесенә килгән алдагы иҗади эш

Хезмәт белән бизәлгән гомер: Нөнәгәрнең нурлы гәүһәре. Язма авторы - Кукмара районыннан Финзия Асхадуллина.

Татар авыллары һәрвакыт үзенең көчле рухлы хатын-кызлары белән дан тоткан. Авыл — ул халкыбызның таянычы, безнең җаннарыбызның бишеге. Туган туфракның кадерен белеп, гомер буе аңа тугры калучылар — чын каһарманнар. Бүген сүзебез Нөнәгәр авылының горурлыгы, күпләр өчен үрнәк булган Галия апа Гыйлманова турында. Галия апа — авылыбызның нуры, йөз аклыгы һәм эш сөючән кеше.
Аның тормыш юлы — сабырлык һәм ныклык үрнәге. Тормышның һәр мизгелен хезмәт белән бизәгән бу гүзәл зат безнең хөрмәткә лаек.

Галия апа Нөнәгәр авылында туып үскән һәм гомере буе аның чәчәк атуына өлеш керткән кеше. Аның бөтен язмышы туган авылының басу-кырлары, фермалары белән тыгыз бәйләнгән.

Балачактан ук ул эшкә өйрәнеп, тормышның ачысын-төчесен татып үсә. Ул заманнарда авыл баласы өчен хезмәт — төп тәрбия чарасы булган. Галия апа хезмәт юлын иң авыр тармакта — терлекчелектә башлый. Ферма эше — ул җиңелләрдән түгел, ул зур чыдамлык таләп итә. Ул һәр иртәне таң белән торып, ферма юлына ашыккан. Кышның суыгында да, җәйнең эссесендә дә ул үз эш урынында булган. Савучыларның хезмәте — таңнан төнгә кадәр дәвам итүче фидакарьлек. Галия апа һәр терлекне үз баласыдай караган, аларның телен аңлаган. Аның күзләрендә һәрвакыт хезмәткә булган мәхәббәт чагылган. Хезмәттәшләре арасында ул үзенең төгәллеге һәм намуслылыгы белән аерылып торган. Күпьеллык тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ул бик зур уңышларга ирешкән. Галия апа — югары күрсәткечләр өчен берничә кат Мактау грамоталарына лаек булган. Аның фидакарьлеге дәүләт дәрәҗәсендә бәяләнгән. Галия апага «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән югары исем бирелгән. Бу исем — аның төн йокыларын калдырып эшләгән хезмәтенең нәтиҗәсе. Атказанган исемен алу — авыл эшчәне өчен иң зур дәрәҗә ул.

Галия апаның куллары — эш белән катышкан, алтын куллар. Ул куллар никадәр хезмәт күргән, никадәр авырлыкны җиңеп чыккан! Шул ук вакытта Галия апа тормыш иптәше белән матур гаиләдә кора. Ул — сөекле хатын һәм кадерле ана була. Гаиләсендә ул һәрвакыт җылылык һәм иминлекне дә саклый. Балаларын хезмәт сөяргә, кешелекле булырга өйрәтеп үстерә.
Аның балалары бүгенге көндә тормышта үз урыннарын табып, бәхетле гомер кичерәләр. Балалары өчен Галия апа — һәрвакыт таяныч һәм киңәшче булып тора. Гаилә һәм хезмәтне бергә алып бару — зур осталык таләп итә. Ул фермада да, өендә дә үрнәк хуҗабикә була.
Аның язмышы туры килгән еллар — ил өчен җиңел булмаган чор. Бу еллар — сугыштан соңгы авыр еллар, төзелешләр чоры була. Илне аякка бастыру өчен авыл халкына зур йөк төшә.
Техника җитешмәгән чорларда күп эшләрне кул белән башкарырга туры килә. Куллар ярылса да, арыганлыктан күзләр йомылса да, Галия апа сынмаган, сыгылмаган. Аның рухы тимердән дә ныграк булып чыккан.
Төрле кыенлыкларга карамыйча, ул алга барудан туктамаган. Тормыш авырлыклары аны сындырмаган, киресенчә, чыныктырган. Ул һәрвакыт кешеләргә карата игелекле калган. Бүгенге көндә дә авылдашлары аның янына киңәш сорап киләләр. Галия апаның киң күңеле һәркемгә җитә.
Ул Нөнәгәр авылы тарихының аерылгысыз бер өлеше - хезмәт ветераны. Галия апа кебек кешеләр булганда, авылыбыз яши һәм чәчәк ата. Ул хезмәт кешесенең никадәр дәрәҗәле булуын исбатлаучы.


Хәзерге вакытта ул — хөрмәтле ветеран. Аның гомер юлы — мактауга лаеклы зур китап кебек. Галия апа — үз авылының чын патриоты. Туган җиргә булган тугрылык — аның төп сыйфаты. Безгә – ящь буынга аннан үрнәк алырга кирәк.

Галия апаның тормыш юлыннан яшь буын күп нәрсәгә өйрәнә ала. Хәзерге яшьләргә хезмәткә карашны Галия апалардан үрнәк алып формалаштырырга кирәк. Эшләүдән курыкмаска, кыенлыклардан качмаска өйрәнергә тиеш яшьләр. Чөнки бәхет — ул тырыш хезмәт аша гына килә.

Галия апаның бүләкләре — ул җиңел бәхет түгел, ә тир белән килгән җиңүләр. Мактаулы исемнәрне һәрвакыт акларга кирәк, ә Галия апа аны намус белән аклаган.
Бүген без техника үскән заманда яшибез, әмма аңа да карамастан, кеше хезмәте һәрчак кадерле булып калачак. Олы буынны хөрмәт итү — безнең изге бурычыбыз. Аларның киңәшләренә колак салырга, тәҗрибәләрен өйрәнеп калырга кирәк. Без Галия апа кебек фидакарь кешеләрне күрә белергә һәм зурларга тиешбез. Алар салгын сукмак — безнең өчен тормыш юлы.
Яшьләр, Галия апаның кулларына карагыз — алар хезмәтнең нинди булуын сөйли. Безнең арада да шундый ныклы рухлы кешеләр үсеп чыксын иде. Тырышлык һәм сабырлык булганда, теләсә нинди үрләрне яулап була. Галия апа — Нөнәгәрнең чын каһарманы. Ул үз тормышы белән «Кайда тусаң, шунда ярарга кирәк» дигән гыйбәрәне раслый. Кеше үз җирендә генә чын бәхеткә ирешә ала. Галия апаның хезмәт елъязмасы — яшь терлекчеләр өчен дәреслек булырлык. Без сезнең белән горурланабыз, Галия апа! Сезнең алда баш иябез. Барысы өчен зур рәхмәт, сезгә!

Чыгышымны тәмамлап, шуны әйтәсем килә. Кешенең гомере еллар саны белән түгел, ә эшләгән игелекле эшләре белән үлчәнә. Галия апаның игелекләре, фидакарь хезмәте — гаять зур. Ул Нөнәгәр авылының тарихына алтын хәрефләр белән язылган шәхес. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Гомер көзегез бәхетле, тыныч һәм якыннарыгызның җылысында үтсен. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын. Сезнең һәрбер көнегез шатлык белән тулсын.
Авылдашлар сезне һәрвакыт хөрмәт итәчәк. Сезнең исемегез — эш сөючәнлек символы булып яңгыраячак. Яшь буын сезгә карап үз тормышын төзергә тырыша, сездән үрнәк ала.
Илебезгә сезнең кебек эшчән кешеләр һәрвакыт кирәк. Татар хатынының сабырлыгын һәм ныклыгын дөньяга күрсәтүче сез. Сез — Нөнәгәр авылының чын бизәге. Барлык изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Сау-сәламәт булыгыз, Галия апа! Хезмәт кешесенә — мәңгелек дан!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев