27 апрель 2026 яңалыклары
-
Язгы өмәләр дәвам итә
Районда «Чисталык икеайлыгы» кысаларында өмәләр еш оештырыла.
-
Волейбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге узды
25 апрель көнне «Батыр» спорт комплексында Теләче районы оешуга 35 ел тулуга һәм Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган ирләр командалары арасында волейбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге узды.
-
Йөзү буенча Нурлат муниципаль районының Ачык беренчелеге узды
Норлат шәһәрендә «Татарстан-Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте призларына йөзү буенча Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының Ачык беренчелеге узды.
-
“Алар Теләче горурлыгы” (район бәйгесе кысаларында)
Сезгә «Яшь журналист» район бәйгесе кысаларында “Алар Теләче горурлыгы” (Теләче районы кабат оешуга 35 ел тулу уңаеннан) номинациясе буенча килгән язманы тәкьдим итәбез.
-
Кама Тамагы районында уникаль җир кишәрлеге саталар
Кама Тамагы районында, Иделдән 400 метрдан кимрәк ераклыкта, уникаль җир кишәрлеге саталар. Массивның мәйданы 16 гектар тәшкил итә.
-
«Үлемсез полк» кайсы урамнан узачак
Казан мэриясендә 9 Майның кайсы урамнары буйлап «Үлемсез полк» йөреше узачагын сөйләделәр. Маршрутны «эшлекле дүшәмбедә» Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов ачты.
-
Юл һәлакәтендә16 яшьлек кыз һәлак булган
Татарстанның Яшел Үзән районында фаҗига булган. Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, кичә төнлә «Татар Әҗәлесе – Мамадыш-Әкил» автоюлының 4 нче километрында юл-транспорт һәлакәтендә 16 яшьлек кыз һәлак булган.
-
Руль артында ничә сәгать утырырга ярый?
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юлда артык аруның куркыныч булуын искәртте һәм транспорт белән идарә иткәндә мәҗбүри ял кагыйдәләрен хәтергә төшерде.
-
«Яшь журналист» район бәйгесенә килгән алдагы иҗади эш
Хезмәт белән бизәлгән гомер: Нөнәгәрнең нурлы гәүһәре. Язма авторы - Кукмара районыннан Финзия Асхадуллина.
-
Иске Җөри авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарын якынлашып килүче 9 май бәйрәме белән котладылар
Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Айнур Зиннатуллин, Иске Җөри урта мәктәбе директоры Әлфия Вахитова укучылар белән берлектә Иске Җөри авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарын якынлашып килүче 9 май бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр, республика, район җитәкчелегенең күчтәнәч пакетларын тапшырдылар.
-
Дүрт министрлыкка «Тяжело с татарским» антипремиясен биргәннәр
Ел саен үткәрелә торган “Мин татарча сөйлим” акциясе кысаларында республика дәүләт телен үз эшләрендә бик аз кулланучы ведомстволарга антипремияләр тапшырылды. Бу юлы антирейтингка Икътисад министрлыгы, Юстиция министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, шулай ук Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы да эләкте, дип хәбәр итте оештыручылар.
-
Түбән Камада Җиңү салюты булмаячак
Түбән Камада быел Җиңү көне уңаеннан бәйрәм салюты булмаячак. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александра Офицерова хәбәр итте.
-
Район газетасына язылу дәвам итә
Хөрмәтле райондашлар, газета укучыларыбыз, газета-журналларга язылу бара, шул исәптән, «Теләче» район газетасына да.
-
«Күңелем шигырь яза» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга 140 ел тулу уңаеннан, районда эшләп килүче “Йөзек кашы” әдәби берләшмәсе белән берлектә, талантлы шагыйрьләрне табу һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен ачу максаты белән уздырылды.
-
Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан узган стена газетасы бәйгесе җиңүчеләрен котлыйбыз
Исегездә булса, Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, районыбыз мәктәп укучылары арасында «Туган көнең белән, Тукай!» дип исемләнгән стена газеталары бәйгесе игьлан иткән идек.