«Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында узучы ярышлар август аена кадәр дәвам итәчәк
Бөтен ил буенча «Профессионаллар» чемпионатының төбәкара йомгаклау этабы бара. «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында узучы әлеге ярышлар август аена кадәр дәвам итәчәк.
Ярышларны Россиянең 32 субъектында, шулай ук илнең 15 корпорациясе базасында төп яшь категориясенең 390 компетенциясе һәм юниорлар категориясе компетенцияләре буенча кабул итәләр.
Республика җыелма командасына 47 компетенция буенча 347 эксперт кергән. Мәсәлән, ресторан сервисы, электромонтаж, фельдшер, медицина һәм социаль тәрбия, парикмахер сәнгате, ЧПУ станокларында токарь эшләре һәм башкалар.
Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин билгеләп үткәнчә, компетенцияләрнең артуы – республикада һөнәри әзерлек сыйфатын күтәрү юнәлешендә алып барылган системалы эш нәтиҗәсе.
Татарстан егетләрнең беренче җиңүләре дә бар инде, мәсәлән, Татарстан җыелма командасы «Полиграфик технологияләр» компетенциясе буенча юниорлар өчен «Профессионаллар» чемпионатының йомгаклау (регионара) этабында, Новосибирскида алтын медаль яулады.
Фото: татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев