Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Игенче”дә игеннәр әйбәт

“Игенче” ширкәте игенче-механизаторларының шулай дип әйтергә тулы хакы бар. Әлеге ширкәт игенче механизаторлары бөртекле һәм кузаклы культуралардан 5282 тонна иген уңышы җыеп алдылар. Бу район буенча дүртенче позиция.

Әлеге муллыкны түкми-чәчми җыеп алуда комбайнчылар - Фәнис Миңнебаев, Фәнил Әхмәтҗанов, Рөстәм Нәбиуллин, Тимур Нәбиуллин, Илсур Хәмидуллин, Вәли Әхмәтҗанов, “КамАЗ” шоферлары Зөлфәт Сәйфуллин, Фәрит Миңнебаев, Дамир Нәбиуллиннар көчләрен кызганмадылар. Бу егетләргә бердәмлек хас, тәҗрибәләре зур. Шулай ук мул булып үскән иген чыгышында яз, көз чәчү эшләрен башкарган Айнур Гайнетдиновның өлеше аз түгел. Ул ширкәтнең тәҗрибәле, алтын куллы механизаторларының берсе, арка терәге. Югарыда санап үтелгән егетләр әзерләү кампаниясендә дә актив катнаштылар. Аларның уртак тырышлыгы белән ел ярымга җитәрлек терлек азыгы җитештерелгән. Бер шартлы терлеккә күчереп исәпләгәндә 35 центнер азык берәмлеге туры килә. Әлеге ширкәттә кыр эшләре белән беррәттән, төзекләндерүгә, төзелешләр алып баруга зур игътибар бирелә. Ширкәт базасында 504 баш сыерга исәпләнгән саву залы булган сөтчелек комплексы төзелеп килүен язган идек инде. Бүген аның диварлары сендвич материалы белән төрелә. Озак та үтмәс, бирегә сыерлар кертелер һәм сөт җитештерү күләме бермә-бер артыр дигән ышаныч бар.

Фәнил Нигъматҗанов.

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев