Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Игътибар” - балалар!” дип исемләнгән профилактик чара бара

Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, республикада, шул исәптән районда 22 августтан - 11 сентябрьгә кадәр “Игътибар” - балалар!” дип исемләнгән профилактик чара бара.

Агымдагы елның 7 аенда республикада 16 яшькәчә булган балалар катанашында 245 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 7 бала үлгән, 258е төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган. Узган ел шушы чорда республика юлларында 269 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 11 бала үлгән, 289ы төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган иде. Статистика мәгълүматлары балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең август-сентябрь айларында бермә-бер артуын күрсәтә. Чөнки бу чорда алар озакка сузылган җәйге яллардан соң юлларда йөрү буенча уяулыкларын югалталар. Транспорт дөньясына кереп китү өчен өстәмә күнекмәләр (адаптация) кирәк. 2021 елда август һәм сентябрь айларында теркәләгән юл-транспорт һәлакәтләрендә 82 бала зыян күргән. Бу күрсәткеч узган елгы барлык юл-транспорт һәлакәтләренең 27,1%ын тәшкил итә. “Игътибар - балалар!” профилактик акциясе барышында, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекцияcе хезмәткәрләре, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә мәктәп автобусларында балаларны йөртү, җәяүлеләргә юл бирү буенча юл йөрү кагыйдәләрен бозуны кисәтүгә һәм яктылык кайтару элементларын популярлаштыруга зур игътибар бирәләр.

Фәнил Гаязов.

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев