Икмәк - муллык билгесе
“Август-Теләче” ширкәте быелгы уракта тулаем 25508 тонна икмәк кереме җыеп, район хуҗалыклары арасында абсолют Чемпион булды. Бер гектардан җыеп алынган иген уңышы 47,1 центнер тәшкил итте
Әлбәттә, әлегедәй мул уңышка ирешүдә кыр эшләренең цифрлы технологияләргә, минераль ашламаларга, биоөстәмәләргә нигезләнеп, заманча, чит илләрдә эшләнгән, куәтле авыл хуҗалыгы техникасы белән башкарылуның өлеше аз булмагандыр. Шуңа да карамастан, уңышка ирешүдә кеше факторы зур роль уйнавын онытырга ярамый. Биредә игенче - механизаторларның, белгечләрнең иң-иңнәре хезмәт куя. Язгы, көзге кыр эшләре барышында без алар белән һәрчак элемтәдә булдык, аларның хезмәте турында газетабызга саллы-саллы язмалар урнаштырдык. Мисал өчен, язгы кыр эшләре чорында “Борге” чәчү комлексында эшләүче Илһам Фатыйхов, аның ярдәмчесе Ирек Нигъмәтуллин, тракторчы Халик Сидыйков, “КамАЗ” шоферы Темур Закиров, баш агроном Айдар Габделганиев белән еш очрашырга туры килсә, урып-җыю чорында комбайнчылар - Мәүлетҗан Хәбибуллин, Данил Шигаев, Фоат Дәүләтшин, Ильяс Җәләлетдинов, Рәмис Хәнәфиев, Ранил Тимербаев һәм Марат Мәгъсүмовлар үзләрен аямыйча эшләделәр. Намуслы һәм фидакарь хезмәтләре өчен, район җитәкчеләре белән берлектә акчалата премия сертификатларын еш тапшырырга туры килде. Шунысы игътибарга лаек, икмәк муллыгы ашлык эшкәртү һәм саклау өчен зур складлар төзү ихтыяҗын тудыра.
Быел июльдә Үзәк бистәсе янәшәсендә смета бәясе 500 миллион сум тәшкил иткән әнә шундый комплекс төзелә башлады. Хәзер биредә өч төзелеш оешмасы хезмәт куя. Казанның “Стэл” ширкәте юллар төзесә, Омск шәһәреннән килгән “Аврора” ширкәте ашлык складына бетон җәя. Ә Чаллы шәһәренең “СТК - Холдинг” ширкәте тулы куәткә мәгълүм ашлык эшкәртү һәм саклау комплексы төзелешен башлап җибәргән. “Стэл” ширкәте июльдә үлчәү һәм лабораториясен тапшырган. Төзегәннең киләчәге бар диелә халкыбыз әйтемендә. Димәк, бу безнең җирлектә өстәмә эш урыннары була, районыбыз бюджеты өстәмә салым керемнәре белән тулылана дигән сүз.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев