Илзирә җиңүчеләр рәтендә
Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулу уңаеннан, 17 февраль көнне Казан шәһәренең “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы оештырган V Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесендә җиңүчеләрнең гала-концерты булып узды.
Бәйге фронтовик язучылар тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган шигърият сөючеләр арасында үткәрелә. Әлеге мәртәбәле бәйгедә Айдар авылыннан Илзирә Наил кызы Фәттәхова, "Җәлил татар телендә" номинациясенең 16-20 яшькә кадәрге катнашучылары арасында 3 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Илзирә тантаналы кичәдә чыгыш ясап Муса Җәлилнең "Чулпанга" шигырен укыды. Илзирәбезне зур җиңүе белән котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев