Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Имин эшләр өчен әзерләгәннәр

24 март көнне җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәтендә быел язгы кыр эшләрендә катнашачак тракторларга һәм арбаларга күрсәтмә техник карау үткәргәндә механизаторларның ширкәт җитәкчелеге белән берлектә дус-тату гаилә булып, бергә җыелып, килер язларга зур өмет баглап, ачыктан-ачык сөйләшүе күңелдә бары соклану хисләре генә уятты. Чарада район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм баш инженерлар катнашты.

Ширкәт механизаторларының  язгы кыр эшләрен яхшы сыйфат белән кыска срокларда башкарып чыгуларына ышанычлары зур. “Без техниканы кемгәдер күрсәтер, хисап бирер өчен түгел, зур ышаныч белән, үзебезгә дип, имин эшләр өчен әзерләдек”, - диде алар бертавыштан.

Бу көнне ширкәттә күрсәтмә техник карау вакытында язгы кыр эшләре катанашачак 15 тракторга һәм 7 арбага яхшы билгесе куелды. Ремонтта булган бер МТЗ -1221 тракторын остаханәдән иртәгә чыгачак диделәр.

Җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәтендә узган күрсәтмә техник карау турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев