Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Интернациональ сугышчы Миннегали Ногманов истәлегенә Теләче муниципаль районы беренчелеге узды

2023 нче елның 13 декабрендә Олы Мәтәскә урта мәктәбендә “Теләче” спорт мәктәбе 2006 нчы елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча интернациональ сугышчы Миннегали Ногманов истәлегенә Теләче муниципаль районы беренчелеге уздырды. Әлеге ярышлар традиция буенча Олы Мәтәскә урта мәктәбе белән берлектә 29 тапкыр уздырыла.

Барлыгы  7 мәктәптән 90 нан артык укучы  катнашты.

Ярышларның тантаналы ачылышында Теләче муниципаль район башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы,  Миннегали Ногмановның туганнары Ринат һәм Мөнир Ногмановлар  катнашты. Гомумән, бәйгене хөрмәт итеп иганәчелек күрсәткән барлык кешегә аерым рәхмәтләрне җиткерәсе килә. Алар аерым үлчәү авырлыкларында матур көрәш алымнары күрсәткән спортчыларга истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Әйтик, Ринат Ногманов үзенең бүләкләрен Самат Дәүләтшинга, Сафин Тимурга, Комбаров Алиджонга,  Закиров Азаматка, Хәбибуллин Айназга тапшырды.

Мөнир Ногманов исә үз бүләкләрен Абдуллин Алмаз белән Сөнгатов Ильяска бүләк итте. 

Олы Мәтәскә авылы егете, көрәш буенча халыкара класслы спорт остасы, дөнья чемпионы Динар Кәримуллин да зур бүләкләр белән кайткан. Аның бүләкләре Айнур Сөләйманов, Радил Сөләйманов, Камал Нурмөхәммәтов, Ранис Шәйхетдинов, Айзат Гомәров, Ранил Исламгараевка, Рәмис Зыятдинов, Раил Тимербаев, Гыйниятуллин Илданга эләкте.

           Шулай ук тумышы белән Олы Мәтәскә авылыннан булган, көрәшче Азат Нурмөхәммәтов бүләкләрен исә түбәндәге көрәшче егетләр үз кулына алды: Брасалин Роман, Мараков Ильяс, Ранис Шәйхетдинов.

           Олы Мәтәскә урта мәктәбенең  физкультура укытучысы, Спорт мәктәбенең көрәш тренеры Әскәров Венер Ибраһим улы да читтән калмыйча, укучылары Галиахмәтов Рәсим белән Ранил Габделхаковка кызыксындыру бүләкләрен тапшырды.

          Чираттагы иганәче, Олы Мәтәскә авылы кияве – Мөбәрәков Альмир. Аның акчалата конвертлары, шулай ук матур алымнары өчен Ибраһим Хәйретдинов, Альмир һәм Рушан Галимҗанов, Әмир Саттаров, Аяз Мусиннарга бүләк ителде.

         “Ак Барс” банкның Теләчедәге офисы җитәкчесе  Мортазин Фидәил Габделәхәт улы район ярышларының берсенә дә буш кул белән килми. 25 кг. кадәр үлчәү авырлыгында чемпион калган егет Шәйхетдинов Рушанга, бертуган Ногмановларга  ул үзенең истәлек бүләкләрен тапшырды.

         Олы Мәтәскә урта мәктәбендә пешекче булып эшләүче апалар да читтә калмады бүләкләү тантанасыннан. Оныклары бертуган Шәйхетдиновларга һәм Айнур Сөләйманов белән Рияз Идрисовка бүләк ителде аларның конвертлары. Рияз әле авылның иң өметле көрәшчесе буларак, районның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рәис Нуртдинов тарафыннан бүләкләнде.

 

Гомумкоманда  урыннары түбәндәгечә:

1 урын – Теләче

2 урын- Олы Мәтәскә

3 урын- Баландыш мәктәпләре

Ярышларны оешкан төстә уздыруда ярдәм иткән Олы Мәтәскә урта мәктәбе коллективына, бертуган Ногмановларга, Олы Мәтәскә авыл җирлегенә һәм “Алан”, “Таң” ширкәтәренә, Камалиев Искәндәр, Мөбараков Альмирга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

 

“Теләче” спорт мәктәбе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев