Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Җиңү килде җирне нурга күмеп…”

9 май көнне кичке сәгатьләрдә Теләче мәдәният йорты каршындагы мәйданда үзешчән коллективлар катнашында “Җиңү килде җирне нурга күмеп…” дип исемләнгән бәйрәм концерты булып үтте.

Мәйданга җыелган халык алдында республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Флүзә Галәвиева, Рафис Минһаҗев, Әлфия Поташова, аерым җырчылардан Иделия Шәйдуллина, Айдар Якупов, Илсур Шәйдуллин, Лилия Солтанова, Нияз Рәхмәтуллин, Рада Әхмәтгаязова, Рәзилә Хәкимова кебек районыбыбызның танылган сәхнә осталары чыгыш ясады. Аларның чыгышы хормейстерлар Әлфия Поташова, Рада Әхмәтгаязова җитәкчелегендәге вокаль ансамбльләр, бию коллективларының чыгышы, алып баручылар - Рәйхана Антонова, Равил Насыйбуллин һәм Рәзилә Хәкимованың шигъри юллары белән үрелеп барды. 

Рафис Минһаҗев җитәкчелегендәге “Сандугач” гармунчылар ансамбле белән Әлфия Поташова җитәкчелегендәге вокаль - инструменталь ансамбль чыгышы кичке концертның зур бизәгенә әверелде. Урамда кичке салкын төшүгә карамастан, тугры тамашачылары аларның чыгышын ахыргача карады, зур алкышларга күмде.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев