Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җиңүчеләр, активлар бүләкләнде

Хөрмәтле укучылар! Сезнең игътибарыгызга 15 декабрь көнне район мәдәният йортында узган “Национальное достаяние - Милли хәзинә” дип исемләнгән халык фольклоры фестиваль-конкурсның гала-концертында бүләкләнүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез.

Махсус призга һәм өченче урынга лаек булган үзешчәннәрне район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов тәбрикләде. Алар: Нурания Саттарова (Шәтке), Лера Хуҗина (Сауш), 2 нче номерлы “Кояшкай” балалар бакчасының “Балачак” фольклор коллективы, 1 нче номерлы “Аленушка” балалар бакчасының “Нәни энҗеләр” фольклор коллективы, Үзәк авылы мәдәният йортының “Керәшен асыллары” керәшен вокаль ансамбле махсус приз белән бүләкләнделәр. “Иң яхшы фольклор-этнографик коллектив” номинациясендә - Баландыш авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Ядкарь” фольклор коллективы, Айдар авылы мәдәният йортының “Балкыш” фольклор коллективы, “Иң яхшы традицион музыка кораллары инструменталь коллективы” номинациясендә - Айдар авылы мәдәният йортының “Сандугач” уен кораллары ансамбле, “Иң яхшы гореф-гадәт һәм йола”номинациясендә - “Бала чәчен алу” йоласы белән Казаклар авылы клубының “Әҗекә” фольклор коллективы, “Балага исем эзләү” йоласы белән Сауш авылы мәдәният йорты фольклора коллективы, “Иң яхшы вокаль коллектив” номинациясендә - Олы Мәтәскә авылыннан “Яшьлек” вокаль ансамбле, Шармыш авылыннан “Березка” вокаль ансамбле, Әбде авылыннан “Задоринка” вокаль ансамбле,  “Иң яхшы вокал-соло башкаручы” номинациясендә -  Лесной авылыннан Азалия Мөхәрләмова, Казаклар авылыннан Лилия Маракова, Кече Мирәтәк авылыннан Нәҗәт Динмөхәммәтов, “Милли күргәзмәләр” номинацияcендә - Айдар авыл җирлеге өченче урынга лаек булды.

 

Икенче урынга лаек булган үзешчәннәребезгә бүләкләрне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин тапшырды.

Алар: Иң яхшы этнографик коллектив” номинациясендә - Леснойдан “Идегәй” фолклор коллективы, Иске Карабаян авылыннан “Беләзек” фольклор коллективы, Югары Мәтәскә авылыннан “Фазыл чишмәсе” фольклор коллективы, “Иң яхшы традицион музыка кораллары инструменталь коллективы” номинациясендә - Олы Мәтәскә авылыннан “Агыйдел” уен кораллары ансамбле, “Иң яхшы мәдәни гореф-гадәт һәм йола” номинациясендә - “Ялантау җыены” йоласы белән Алан авылы мәдәният йорты коллективы, “Кыз елату” йоласы белән Олы Нырсы авылы мәдәният йорты коллективы, “Кәләштән фата салдыру” йоласы белән Шармыш авылы коллективы, “Иң яхшы вокал коллектив” номинациясендә - Күкчә авылыннан “Наз” вокаль ансамбле, Ачы авылыннан “Рябинушка” халык вокаль ансамбле, “Иң яхшы вокал-соло башкаручы” номинациясендә - Олы Мәтәскә авылыннан Данис Нигъмәтҗанов, Балыклы авылыннан Рәфит Гайнетдинов, Баландыш авылыннан Габдрахман Тимербаев, Караширмә авылыннан Фирдания Билалова, “Милли күргәзмәләр” номинациясендә  - Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге икенче урынга лаек булды.

 

Беренче урынга лаек булган коллекивларны һәм аерым башкаручыларны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов бүләкләде. Алар: “Иң яхшы фольклор-этнографик коллектив” номинациясендә - Алан авылыннан “Балачак” балалар фольклор коллективы, Субаш авылыннан “Нардуган” керәшен халык фольклор ансамбле, Ямбулат авылыннан “Умырзая” фольклор коллективы, Алан авылыннан “Мирас” фольклор коллективы, “Иң яхшы традицион музыка кораллары инструменталь коллективы” номинациясендә - Казаклар авылыннан “Моң” уен кораллары ансамбле, Үзәк авыл җирлегеннән “Хәзинә” гармунчылар ансамбле, “Иң яхшы мәдәни гореф-гадәт һәм йола” номинациясендә -  “Кияү мунчасы” йоласы белән Иске Җөри авылы мәдәният йортының “Яшьлек” фольклор коллективы, “Иң яхшы вокал коллектив” номинациясендә - Әбде авылыннан апалы-сеңелле Александра һәм Елизавета Симоновалар, Олы Нырсы авылыннан Артур Сабиров һәм Илшат Сәләхиевлар, “Иң яхшы вокал-соло башкаручы” номинациясендә - Иске Җөри авылыннан Гөлинә Имамиева, Иске Җөри авылыннан Язилә Сөнгатуллина, “Милли күргәзмәләр” номинациясендә - Алан авыл җирлеге.

 “Национальное достояние - Милли хәзинә” дип исемләнгән  халык фольклоры фестиваль-конкурсы җиңүчеләре: беренче урында - Олы Мәтәскә авыл җирлеге, икенче урында - Алан авыл җирлеге, өченче урында - Үзәк авыл җирлеге. Әлеге җирлекләр акчалата сертификат белән бүләкләнделәр.

 

Шулай ук биредә 2022 елда Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган мәдәният учреждениеләре арасында үзешчән театр коллективларының район фестивалендә җиңүче коллективлар, аерым артистлар да билгеләп үтелде. “Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы” номинациясендә - Иске Җөри авылыннан Миләүшә Хәнәфиева, “Ел режиссеры” номинациясендә - Олы Кибәхуҗадан Диләфрүз Белозерова, “Иң яхшы музыкаль бизәлеш” номинациясендә - Алан авылы мәдәният йорты, “Спектакльнең иң яхшы сценографиясе” номинациясендә - Баландыш авылы мәдәният йорты Дипломга һәм махсус бүләккә лаек булды. Театр коллективларының район фестивалендә җиңүчеләр: беренче урында - Туфан Миңнуллинның “Яшьлек белән очрашу” спектакле белән Баландыш авылы мәдәният йорты, икенче урында - Хәй Вахитның “Беренче мәхәббәт” спектакле белән Иске Җөри авылы мәдәният йорты һәм өченче урында - Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” спектакле белән Олы Мәтәскә авылы мәдәният йорты. Шулай ук җиңүче театр коллективларына да акчалата сертификатлар тапшырылды.

 

Шулай ук гала-концертта18 октябрьдә Казанда “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә узган “Татарстанның мәдәни башкаласы” республикакүләм бәйгедә актив катнашкан иҗат коллективларының, аерым райондашларыбызның да фидакарь хезмәте билгеләп үтелде. Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Алар: Балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары оркестры, район мәдәният йортының “Сударушка” халык вокаль ансамбле,  Субаш авыл клубының “Нардуган” керәшен халык фольклор ансамбле, район мәдәният йортының “Дулкын” халык вокаль ансамбле, Ачы авылы мәдәният йортының “рябинушка” халык вокаль ансамбле, Әбде авылы мәдәният йортының “Задоринка” вокаль ансамбле, Олы Мишә авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Ядкарь” фольклор ансамбле, “Ак калфак” бию төркеме, район мәдәният йортының “Мизгел” вокаль ансамбле, “Өмет” вокаль-инструменталь ансамбле, балалар сәнгать мәктәбенең “Мисолька” вокаль ансамбле (зурлар төркеме), Балалар иҗат үзәгенең “Сюрприз” бию төркеме (зурлар төркеме), Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең “Стиль һәм мода” театры, Балалар сәнгать мәктәбенең “Мисолька” вокаль ансамбле (кечкенәләр төркеме), Балалар иҗат үзәгенең “Сюрприз” бию төркеме (кечкенәләр төркеме), Балалар сәнгать мәктәбенең “Чулпан” бию төркеме, Балалар сәнгать мәктәбе хореографы Зәринә Рәсип кызы Әхмәтова, Балалар сәнгать мәктәбенең фортопьяно һәм вокал буенча укытучысы Рузия Ринат кызы Биктимерова, район газ хуҗалыгының “Шәп егетләр” вокаль ансамбле, районыбызның иң иҗади гаиләләре - Шәтке авылыннан Мөхәммәтхановлар, Теләчедән Галимовлар һәм Аланнан Кашаповлар гаиләсе, Аланнан Халыкара “Җәлил укулары”, “Татар сүзе”, “Әлмәндәр варислары” кебек мәртәбәле республика бәйгеләре лауреаты Сәид Кәримов.

 

 Шулай ук концерт барышында милли ризыклардан торган мул сыйлы өстәл әзерләүчеләр дә бүләкләнер өчен сәхнәгә чакырылдылар. Алар: Караширмә авылыннан Әкълимә Мәһдиева, Гүзәлия Рәхмәтуллина, Миләүшә Хәлиуллина, һәм Нәкыя Тимергалиева, Шәтке авылыннан Әлфридә Галимова, Кече Мирәтәктән Сания Галимова, Үзәктән Әнисә Миңнебаева, Иске Җөри авылыннан Альбина Салихова, Гөлинә Галимбәкова, Шармыш авылыннан Ольга Баканова, Теләчедән Румия Кәримова, Ямбулаттан Мәрьям Дәүләтшина, Теләче авылының 1 нче номерлы балалар бакчасы коллективы һәм кунакларны каршы алучы балалар Сәйдә Рафикова белән Камил Галимбәков.

 

Матур күргәзмәләр эшләгән оста куллы һөнәр ияләре, эшмәкәрләр - Теләчедән Фаягөл Котдусова,  Рифкать Шәфыйков, Фәния Галимҗанова, Рәфилә Нәбиуллина, Нурия Зарипова, Илүзә Зәйнетдинова, Нурия Зарипова, Наталья Белоусова, Лилия Колупаева, Казаклар авылыннан Альбина Рәхмәтуллина, Күкчә авылыннан Нияз Сабирҗанов, Айдар авылыннан Айсылу Файзыханова, Дилә Хисмәтова, Теләче авылының 2 нче номерлы “Кояшкай” балалар бакчасы коллективы, Теләче авылының 3 нче номерлы “Шатлык” балалар бакчасы коллективы, Теләче урта мәктәбе директоры Айнур Хафизов, Теләче үзәк китапханәләр челтәре коллективы, Балалар сәнгать мәктәбе коллективы, Теләче туган якны өйрәнү музее,  “Татарстанның мәдәни башкаласы” республика бәйгесендә актив катнашкан һәм зур тырышлык куйган мәдәният учреждениеләре директорлары - Теләче туган якны өйрәнү музее директоры Фаягөл Миңнехан кызы Имамиева, Балалар сәнгать мәктәбе директоры Резеда Камил кызы Сафина, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Резеда Миңлехан кызы Дәүлиева.

 

Район мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен район мәдәният йорты балетмейстеры Зилә Рафаэль кызы Баева Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәте, район мәдәният йорты директоры Фирдәвес Мансур кызы Нәгыймова “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Барлык фотолар биредә: http://tulachi.ru/news/rayon-yaalyklary/ruxi-mirasybyz-barlandy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев