Җир сөюче, йөрәге нурлы әниебез
Тормыш — ул юл. Озын, читәнле, кайвакыт тузанлы, ә кайчак чәчәкле. Әмма бу юлны кемнең ничек үтүе — шул кешенең бөеклеген билгели. Тормышны намус белән, тырышлык белән, гаиләгә мәхәббәт белән үтү — ул үзе бер батырлык. Теләче районының матур Айдар авылында гомер кичергән әниебез- Хаҗиева Вәфирә Гатаулла кызы – нәкъ менә шундый батыр ханым. Аның гомер китабын актаганда, күз алдына тормышның чын мәгънәсе, чын бәхете килә.
Ул 1939нчы елның 28нче июнендә, гаиләдә җиденче бала булып, дөньяга килә. Әтисе Гатаулла абый, әнисе Фатыйма апа өчен ул — соңгы бүләк, гаиләнең якты йолдызы. Тик бу йолдызның балачагына сугышның кара болытлары килеп керә. Ачлык, салкын, югалтулар — болар барысы да әнием кебек балаларның өлешенә чиктән тыш күп төшә. Тулы белем алырга насыйп булмый: ул бары тик 7 сыйныфны гына тәмамлый. 1954 нче елда, 15 яшендә, фермага эшкә чыга. Сыер савучы булып башлаган хезмәт юлы аны тиздән бозаулар караучы вазыйфасына күчерә. Шул чорларда техника юк, һәр бозауга сөтне аерым чиләктә эчерәсең, учак ягып су җылытасың, йөкне үз аркаңда ташыйсың. Җәй көне эссе, кыш көне салкын — шартлар бик авыр. Тик әни зарланмый, бирешми. Ул бары тик эшли, өйрәнә, үсә.
1961 нче елда әниебез Вәфирә үз авылы егете — Хаҗиев Васил Хаҗи улына кияүгә чыга. Тормыш аларны назлый кебек тоела, әмма сынаулар көтә: авыру кайнана, иренең апасы, соңрак, паралич сугып, инвалид кала. Әни барысына да өлгерергә тиеш — балаларга да, чирлеләргә дә, хуҗалыкка да.
Бер-бер артлы дөньяга биш балдай бала килә: Рөстәм, Рәшит, Равил, Суфия, Нурислам. Балалар шау-шуы, аларның көлкесе, уеннары өйне яңадан торгыза. Тик язмыш тагын бер авыр сукмак әзерли: бик яшьли тол кала әниебез. Бөтен авырлык — ул чакта 1,5 яшьлек төпчек Нурисламнан алып, олы улы Рөстәмгә кадәр — барысы да әни өстендә. Барысы да үз өстендә. Ул еламый. Ул эшли. Иртән иртүк уяу, кич соң яту. Җәйге эсседә, кышкы суыкта — ул һәрвакыт хәрәкәттә. Һәр эшенә җаваплы, һәр эшен дөрес башкаручы.Ул минем хатирәләрдә иртәдән кичкә кадәр аягүрә торып эшләүче булып калган. Шулай да, ул безне бер дә ач калдырмады, яланаяк йөртмәде, Һәрберебезнең өстебезгә кием, авызыбызга аш тапты.
Әниебез гомере буе туган авылына эшләде, туган авылында яшәде. Аның хезмәт стажы — 44 ел. Ул - Хезмәт ветераны. Бу дүрт дистә елдан артык вакыт дәвамында ул бер генә көн дә эшеннән качмый, бер эшкә дә «башкара алмыйм» дип әйтми. Аңа ышаналар, аны хөрмәт итәләр. Ул алдынгы терлекче, оста фермачы. Хәтта авыл Советы депутаты дәрәҗәсенә дә ирешә! Аның тырыш хезмәте башкарган оешмаларның Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелә. 1998 нче елда ул лаеклы ялга чыга, әмма ял да аның өчен тыныч кына яту түгел әле — әби булып, балаларына, оныкларына ярдәм итү - бар да хезмәт бит ул. Ә инде 1979 нчы елда, ТАССР Югары Советы Президиумы карары белән, әниебез II дәрәҗә «Ана даны» медале белән бүләкләнә. Бу бүләк — аның аналык батырлыгына, балаларын ялгызы үстерүенә бер таныклык.
Бүгенге көндә без, аның балалары, алтын гаиләләр. Әниебездән намуслылыкны, эш сөючәнлекне, бер-береңә ярдәм итүне үзләштергәнбез. Олы улы Рөстәм — Яр Чаллы шәһәрендә озак еллар кранчы булып эшли, аннары машина йөртүче. Аның тормыш иптәше Рәмзия ханым — М.Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә биология укытучысы. Ике кыз үстерәләр, хәзер Казан шәһәрендә яшиләр. Икенче улы Рәшит — туган авылда кала. Ул механизатор, хатыны Руфия алдынгы терлекче. Алар әнине тәрбияләп, аңа терәк-таяныч булып яшиләр. Өч бала үстерделәр. Өченче улы Равил — әтисе юлыннан киткән тимерче, хатыны Галия терлекче. Алар да өч бала тәрбияләп үстерделәр. Кызы Суфия — Яр Чаллыда яши, М.Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Ул укучыларга ана теленең матурлыгын, әдәбиятның байлыгын өйрәтә. Иптәше Рөстәм заводта оператор булып эшли. Бер бала үстерәләр. Төпчек улы Нурислам — Казанда эшмәкәр,тормыш иптәше Альбина хуҗабикә, алар ике бала тәрбияләп үстерәләр.
Бүгенге көндә әтиебез Васил белән әниебез Вәфирә корган гаилә шәҗәрәсе 38 дән артык кешене тәшкил итә: болар -балалар, килен-кияүләр — 11 онык, 12 оныкчык. Бу — зур гаилә, чын мәгънәсендә бер ыруг. Һәр бәйрәмдә, һәр җомгада, һәр авыр вакытта без төп йортка, әни тирәсенә җыелабыз. Ә ул — безнең маягыбыз, якты йолдызыбыз.
Әни инде 38 ел намазда. Аның өчен иман — тормышның нигезе. Ул һәр иртәсен дога белән башлый, һәр кичен рәхмәт белән тәмамлый. Кешеләр аңа киңәш сорап килә, ул һәркемгә йомшак сүз, изге теләк, хәер-фатиха бирә. Әниебезнең йөзе нурлы, күзләре шат. Ул тормыштан зарланмый, киресенчә, һәр көнгә рәхмәт әйтә. Аның гомере — хезмәт, сабырлык, мәхәббәт һәм гыйбрәтле үрнәк. Ул — ак яулыклы әби, гомерен туган авылына багышлаучы, балаларына гына түгел, бөтен тирә-ягына изгелек чәчүче ханым. Әни - безнең өчен тормышның нинди булырга тиешлеген күрсәтүче маяк. Аның кебек фидакарь булырга, аның кебек намуслы эшләргә, аның кебек гаиләгә тугры булырга - бу безнең өчен канун. Без әниебезгә исәнлек, саулык, озын гомер телибез. Аның нурлы йөзе, изге догалары һәрчак безнең янәшәдә булсын. Тырышлыгың өчен рәхмәт, әни! Ана булуың өчен рәхмәт! Һәрберебез өчен үрнәк булуың өчен рәхмәт! Сезнең туганнарың, оныкларың һәрвакыт сезнең белән горурланырлар!
Яр Чаллыда яшәүче кызы Суфия Валеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев