10 июль 2026 яңалыклары
-
Абитуриентлар югары уку йортларына «Дәүләт хезмәтләре» аша 2,3 миллионнан артык гариза тапшырган
Онлайн гариза бирү — иң уңайлы ысул.
-
Җир сөюче, йөрәге нурлы әниебез
Тормыш — ул юл. Озын, читәнле, кайвакыт тузанлы, ә кайчак чәчәкле. Әмма бу юлны кемнең ничек үтүе — шул кешенең бөеклеген билгели. Тормышны намус белән, тырышлык белән, гаиләгә мәхәббәт белән үтү — ул үзе бер батырлык. Теләче районының матур Айдар авылында гомер кичергән әниебез- Хаҗиева Вәфирә Гатаулла кызы – нәкъ менә шундый батыр ханым. Аның гомер китабын актаганда, күз алдына тормышның чын мәгънәсе, чын бәхете килә.
-
Татарстанда су коену урыннары арткан
Татарстанда 2026 елгы су коену сезонына санитар-эпидемиологик нәтиҗәләр алган пляжлар саны арткан. Хәзер таләпләргә 13 ял урыны туры килә, элек исә рөхсәт 24 пляжның 7 сендә генә коенырга мөмкин иде. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсендә хәбәр итәләр.
-
Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесен вазыйфасыннан азат итәргә телиләр
Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллинны Татарстан федераль миграция хезмәте идарәсе таләпләрен игътибарсыз калдырган өчен вазыйфасыннан читләштерергә ниятлиләр. Җәмәгать судына дисквалификация турында материаллар җибәрелгән, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
-
Казаннан Мисырга туры рейслар 11 июльдә эшли башлый
Татарстан башкаласыннан беренче тапкыр Мисырның төньягындагы перспективалы курорт шәһәре Эль-Аламейнга рейслар старт ала. Бу хакта аэропорт матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Минсельхозпрод РТ объявляет отбор на грант на развитие материально-технической базы сельскохозяйственных потребительских кооперативов
Министерство сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан объявляет прием заявок на участие в конкурсном отборе заявителей на получение гранта на развитие материально-технической базы сельскохозяйственным потребительским кооперативам в целях реализации проекта получателя гранта и трудоустройства на постоянную работу новых работников, утвержденный постановлением Кабинета Министров Республики Татарстан от 14.07.2021 № 572 «Порядок предоставления из бюджета Республики Татарстан гранта сельскохозяйственным потребительским кооперативам на развитие материально-технической базы сельскохозяйственных потребительских кооперативов».
-
Диңгезчеләр беркайчан да сынатмый
Бүген Алан авылында яшәүче хезмәт ветераны, Татарстан Республикасының Атказанган механизаторы Тимершәех Хөсәен улы Булатовка 90 яшь тулды.
-
Ленар Рәфыйков: «Кырыкалдарлар тозагына эләкмәс өчен билгесез кешеләрнең шалтыратуына җавап бирмәскә кирәк»
Бүген кырыкалдарлар балаларны компьютер уеннары, егет - кызларны танышу сайтлары аша алдыйлар, өлкәннәр дә алар кармагына эләгә. Үзләре дә белмәстән кырыкалдарларның кыңгыр эшендә катнашып төрмәгә эләгүчеләр бар.
-
ЯҢА БӘЙГЕ
Хәзер уңган ханым-туташлар зур эшләр белән мәшгуль. Алар җиләк - җимеш җыя, төрледән-төрле, тәмле вареньелар ясый, компот каплый, гөмбә җыя, аны эшкәртә, кыяр-помидор тозлый, маринадлый һәм башкалар.
-
“Мәк - 2026” дигән профилактик операциясе башланып китте
8 июльдә республикада, шул исәптән районыбыз биләмәсендә, “Мәк - 2026” дигән профилактик операциянең беренче этабы башланды. Ул 17 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Авылда бала табучы хатын-кызларга бирелә торган түләүләр артты
2026 елда Татарстан бюджетыннан авыл җирендә һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәүче яшь әниләргә бирелә торган бер тапкыр түләнә торган ярдәм өчен 211,8 миллион сум бүлеп биреләчәк. Бу хакта Татарстан Финанслар министрлыгы хәбәр итте.
-
Казанда өч яңа торак комплексы төзелеше расланды
Казан Башкарма комитеты ике шәһәр территориясен планлаштыру проектларындагы үзгәрешләрне хуплады – Адмиралтейство бистәсе районында һәм Роторная, Һади Такташ, Назарбаев урамнары һәм Универсиада проспекты чикләрендәге участокта. Документлар өч күпфатирлы йорт төзүне күздә тота.
-
Татарстанда бүген кыска вакытлы яңгырлар һәм +30 градуска кадәр җылылык фаразлана
Татарстанда 10 июльдә алмашынучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, урыны белән кыска вакытлы һәм яшенле яңгыр булуы ихтимал.