Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Иртә өзелә гомерләр

Татарстанда машина йөртергә укымаган, таныклык алмаган килеш автомобиль белән идарә итүчеләр арткан. Ел башыннан шундый өч мең кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр, узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда 30%ка күбрәк.

Иң аянычы - алар үзләренең һәм башкаларның гомерләрен өзә. Соңгы атнада гына да таныклыксыз машина  йөртүчеләр аркасында килеп чыккан һәлакәтләрдә 9 кешенең гомере өзелде.

Әлеге коточкыч фаҗигалардан соң юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең республика җитәкчесе, полиция полковнигы Рөстәм Гарипов матбугат конференциясе үткәрде һәм автомобиль йөртүчеләргә мөрәҗәгать белән чыкты.

Әлеге нисбәттән, ул иң элек 24 июльгә каршы төндә Яшел Үзән шәһәрендә булган аварияне искә төшерде. Күрше Марий Эл Республикасының Волжск шәһәреннән килгән машина эчендә җиде кеше була. Исегезгә төшерәбез, йөртүче идарәне югалта, агачка килеп бәрелә һәм автомобильгә ут каба. Нәтиҗәдә, машинадагы дүрт яшүсмер, ике өлкән кеше - 31 яшьлек машина йөртүче ир - ат һәм 21 яшьлек пассажир егет аңга килә алмыйча янып үләләр. Ут эченнән 15 яшьлек бер малай гына чыга алган. Аның гәүдәсенең 40%ы пешүгә дучар булган.  Машина белән идарә итүченең таныклыгы булмаган, ул аңа укымаган да. Янган машинаны металлга гына җибәрергә була, аны төзекләндерү мөмкин түгел.

Тагын бер авария узган 31 июльдә Питрәч районында булды. Кампания белән күңел ачып күлдән кайтып килгәндә, 17 яшьлек йөртүче идарәне югалта һәм тавыш саклаучы экранга барып керә һәм юл читендәге бетон канауга әйләнә. Салондагы дүрт яшүсмерне республика балалар клиник хастаханәсенә алып китәләр. Соңыннан, яшүсмерләрнең берсе хастаханәдә үлә. Рульдәге егетнең машина йөртү таныклыгы булмаган.

Яңа Чишмә районында “Киа” автомобиле каршы якка чыга, икенче машина белән бәрелешә. “Шевроле - Нива” йөртүчесе һәм пассажир үлә. Бу авариядә дә машина йөртүче рульгә таныклыксыз утырган.

26 июль көнне Алабуга шәһәрендә 20 яшьлек кыз арендага алынган машина белән яшь баланы утырткан хәлдә авариягә эләгә. Аның да машина йөртү таныклыгы булмый.

- Беренчедән, штрафлар саллы (15 меңгә кадәр), икенчедән, машиналары махсус стоянкага куела, өченчедән, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмиләр, үзләренең һәм башкаларның сәламәтлекләре, гомерләре турында уйламыйлар. Иң беренче чиратта, үзең турында гына түгел, башкалар гомере турында уйларга кирәк. Шундый ваемсыз затлар аркасында юлларда бер гаепсез кешеләр һәлак була, чәчәк кебек яшь гомерләр өзелә. Практика күрсәткәнчә, яшүсмерләр әтиәниләренә әйтмичә, уртак акча җыеп, әлеге акчага иске, очсыз машина сатып алалар. Дәүләт теркәве узмыйлар. Билгеле ки, автомобильнең дәүләт номеры да, шул исәптән җаваплылык та булмый. Гадәттә, әлеге машина белән алар кичләрен яки төннәрен аулак урамнарда йөриләр. Инспекторлар күрмәс, туктатмас әле дип уйлыйлар. Үз көчләренә нык ышансалар да, күбесенчә һәлакәткә очрыйлар. Юлларда тизлекне арттыралар, идарәне югалталар. Моның шулай икәнен көндәлек статистика исбатлап тора. Фаҗигаларның  күбесе үлем яки авыр тән җәрәхәте алу белән төгәлләнә. Әти-әни контроле һәм җаваплылыгы кайда? Нигә аңлату эшләре алып бармыйлар? Ә бала һәм аның гамәлләре өчен иң беренче чиратта, атаана җәваплы ләбаса. Җәзасын да алар ала, штрафын да алар түли. Ә иң авыры - бала югалту ачысы, авариядә зыян күргән баланы аякка бастыру, - дип белдерде Рөстәм Гарипов.

Республиканың баш юл инспекторының әлеге риторик сораулары барыбызны да уйланырга мәҗбүр итсен иде. Иң беренче чиратта, көн дәвамында баланың кайда йөрүен, ни белән шөгыльләнүен белү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев