8 август 2026 яңалыклары
-
РСФСРның спорт остасы Фоат Шайдуллин истәлегенә көрәш турниры узды
Бүген Орымширмә авылында, РСФСРның спорт остасы Фоат Шайдуллин истәлегенә көрәш турниры һәм физкультурачылар көне уңаеннан, бәйрәм чарасы узды.
-
Китапханә лагерының 5 нче көне — «Табигать көне»
Китапханә лагерының бишенче, соңгы көне табигатькә һәм хайваннар дөньясына багышланды. Катнашучылар өчен «Киләчәк» яшьләр үзәге администраторы Альбина Фатхуллина тарафыннан йорт хайваннары турында кызыклы һәм мавыктыргыч әңгәмә үткәрелде.
-
Татарстанда миллионга якын кеше диспансеризация һәм профилактик тикшеренү узган
Быелның 7 аенда Татарстанда 954 637 кеше профилактика чаралары һәм диспансеризация узган. Диспансеризация «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты кысаларында түләүсез уздырыла, дип хәбәр итә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы.
-
Казанда «Рубин» белән «Спартак»уены көнендә алкоголь сатуны чикләячәкләр
Татарстан башкаласының кайбер урамнарында 19 августта алкогольне ваклап сатуны чикләячәкләр. Мондый чара «Рубин» һәм «Спартак» командалары арасында Россия Кубогы футбол матчын уздырганда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен кирәк.
-
Иртә өзелә гомерләр
Татарстанда машина йөртергә укымаган, таныклык алмаган килеш автомобиль белән идарә итүчеләр арткан. Ел башыннан шундый өч мең кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр, узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда 30%ка күбрәк.
-
Котлыйбыз!
Воспитатель Тюлячинского детского сада #2 Валиева Кадрия Ильдаровна — победитель республиканского конкурса на получение гранта «Наш новый воспитатель» по итогам 2026 года!
-
Теләче районында юл салу өчен шәхси җирләр алыначак
Татарстан Министрлар Кабинеты төбәк әһәмиятендәге «Шәдке –Югары Мирәтәк» автомобиль юлын реконструкцияләү өчен Теләче районындагы ике шәхси җир кишәрлеген тартып алырга ниятли. Әлеге документ хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза.
-
Һөнәри бәйрәм котлавы
Хөрмәтле физкультура укытучылары, тренерлар, ветеран укытучылар, район данын яклаучы спортчыларыбыз! Бәйрәмегез уңаеннан эчкерсез котлаулар кабул итеп алыгыз.