Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Юл аша ничек дөрес чыгарга» , «Машина йөртүчегә хат» дигән чаралар узды

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет оешмасының Саба районы территориаль идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы Ягъфарова Г.Н. , бакча балалары һәм тәрбиячеләр катнашында «Юл аша ничек дөрес чыгарга» , «Машина йөртүчегә хат» дигән чаралар узды.

Чараларның максаты - җәмәгатьчелек игътибарын юл-транспорт имгәнүләре мәсьәләләренә җәлеп итү, балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен кисәтү. Акция барышында балалар хезмәткәрләр белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, тизлек режимы, җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә карата игътибарлы булуларын  теләп, шоферларга үз куллары белән ясаган рәсем- хатлар тапшырдылар. Машина йөртүчеләргә балаларның юл йөрү кагыйдәләрен үтәү мөрәҗәгатләренә игътибар итәргә кирәк- юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү гомерне саклап кала!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев