Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Каланчалы бәйрәм

Бүген илебез җәмәгатьчелеге Чик сакчылары көнен билгеләп үтә. Шушы уңайдан бүген Хәрбиләр аллеясында чик сакчылары катнашында хәрби-патриотик чара булып үтте. Исегезгә төшереп үтәбез, моннан өч ел элек биредә хәрби мәйданчыкны, ягъни чик буе зонасын иң беренчеләрдән булып алар корган иде. Алар кайда да беренче, Ватаныбызга басып кергән дошманны да алар беренче каршы ала. Чик сакчыларының эше дәвамлы булды, эстафетаны десантчылар һәм Хәрби-диңгез флотында хезмәт итүчеләр кабул итеп алды.

Шунысы игътибарга лаек, быел чик сакчылары үзләренең бәйрәмнәренә күзәтү каланчасы да ясап өлгерделәр. Нәкъ заставадагыча...

Бүгенге тантаналы чарада чик сакчыларын муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин, район чик сакчылары берлеге рәисе Рөстәм Нурулллин сәламләде. Рада Әхмәтгаязова башкаруындагы хәрби патриотик җырлар, шигырьләр белән үрелеп барылган чарада чик сакчылары хәрәкәтендә актив катнашкан райондашларыбыз Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары, “Чик сакчылары гаскәрләренә – 105 ел” дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.

Яшел фуражкалыларның гаскәри бәйрәмнәре турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев