Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Карбыз ашар чак

Август-сентябрь - карбызга мул чак. Чөнки бу вакытта җылы якларда иң тәмле карбыз өлгерә. Безнең шартларда да карбыз үстерүчеләр бар. Ул да августта җитешә. Ә кайбер илләрдә 3 август - Карбыз көне икән.

Тәмле булса да, карбызга сак карарга, белеп ашарга, сатылуына зур игътибар бирергә кирәк. Сатарга куйган карбыз җирдә ятарга тиеш түгел. Чөнки аңа пычрак, тузан, төрле микроблар җиңел эләгә. Ә киселгәнен гомумән алырга ярамый. Ашар алдыннан сабын белән юарга кирәк. Киселгән карбызны суыткычта гына сакларга, - ди районның кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү буенча эксперт-белгеч Ирина Галимова. 1 килограмм карбызда 90 мгн күбрәк нитрат булырга тиеш түгел. Шәмәхә төсмергә ия, артык куе кызыл карбыз икән ашамавыгыз хәерле. Җепселләре ак түгел, сары булганы да куркыныч. Нитратлар күбрәк кабык янына җыела. Шуңа балаларга урта өлешен кисеп бирергә тырышыгыз, - дип кисәтә район үзәк хастаханәсе терапевты, табибә Ләлә Жукова.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев