“Карга боткасы” бәйрәме узган
Гореф-гадәтләрне искә төшерү, балаларны милли традицияләр белән таныштыру максатыннан, Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре татар халкының милли бәйрәме - “Карга боткасы” уздырды.
Яз җитеп, кара каргалар килү хөрмәтенә үткәрелә торган бу бәйрәм элек - электән халык тарафыннан бик яратылып кабул ителгән. Чара барышында балалар татар халкының милли уеннарын уйнаган, биегән - җырлаган, ахырдан тәмле “карга боткасы” һәм коймак белән сыйланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев