Китапханә лагерының 5 нче көне — «Табигать көне»
Китапханә лагерының бишенче, соңгы көне табигатькә һәм хайваннар дөньясына багышланды. Катнашучылар өчен «Киләчәк» яшьләр үзәге администраторы Альбина Фатхуллина тарафыннан йорт хайваннары турында кызыклы һәм мавыктыргыч әңгәмә үткәрелде.
Аннары табигать һәм хайваннар турында кыска метражлы фильмнар күрсәтелде. Аеруча «Шарлардан чәчәкләр» дип исемләнгән иҗади мастер-класс балаларда зур кызыксыну уятты. Малайлар һәм кызлар үзләренең хыялларын һәм фантазияләрен эшкә җигеп, үз куллары белән матур чәчәкләр ясадылар.

Китапханәчеләр әзерләгән табышмаклар бәйгесендә катнаштылар, «хәйләкәр» сорауларга җавап бирделәр һәм җәй темасына багышланган ребуслар чиштеләр. Әлеге биремнәр балаларның тапкырлыгын, игътибарлылыгын һәм логик фикерләү сәләтен сынады.

Көнебез чишмәгә мавыктыргыч сәяхәт белән дәвам итте. Саф һавада төрле уеннар уйнап, пикник оештырып, вакытның үткәне сизелмәде дә. Чара ахырында библиолагерьда катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

Табигать көне балаларга онытылмаслык тәэсирләр, яңа белемнәр һәм күтәренке кәеф бүләк итте! #Теләчеүзәккитапханәсе
#Тюлячинскаяцентральнаябиблиотека #Тюлячинскаяцентральнаябиблиотека #ЛетовТатарстане #ҖәйТатарстанда
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев