Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күп калмый инде майга да…

Язмамны оптимистик рухта, сөекле шагыйребез Һади Такташ шигыреннән алынган сүзләр белән башлавым тикмәгә түгел. Ник дигәндә, сөйләнәчәк, язылачак темабыз да ямьле май аена барып тоташа. Исегезгә төшерәбез, биредә җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте базасында бер мең баш савым сыерына исәпләнгән, үз саву залы булган сөтчелек комплексы төзелеп килә.

Шунысы сөенечле, комплексның саву залы һәм 500 баш савым сыерына исәпләнгән бер терлек торагы төзелеше төгәлләнеп килә инде. Икенче торакны исә ел дәвамында төзеп тәмамлап, монтажлап, быелның декабрендә кулланышка тапшыру планлаштырыла. Төзелеш эшләрен  Киров өлкәсеннән килгән җаваплылыгы чикләнгән “Приора+” ширкәте төзүчеләре башкарса, әзер участокларга җиһазларны Удмуртия Республикасының монтажлый. “Приора+” ширкәте төзүчеләре биредә төзелеш эшләрен инде 2022 елда ук башласа, җиһазларны монтажлау эшенә җаваплылыгы чикләнгән “АгроСистемы” ширкәте эшчеләре март аенда гына керштеләр. Шулай булса да, ике ширкәт вәкилләре дә май аенда терлек торагына буаз таналар кертеп бастыру, ә бозаулаган таналарны сөт саву залында сава башлау мөмкинлеге тудырачакларына ышандырдылар.  Гәрчә бу эшләргә көннәрнең көйсез, яңгырлы торуы,  язгы пычрак нык комачауласа да. Бу кадәресен безгә 1 апрель көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкче Ралиф Низаметдинов белән бергә биредә барган төзелеш һәм монтажлау эшләре белән танышу вакытында җаваплылыгы чикләнгән “АгроСистемы” ширкәте инженеры Олег Гришанов белән  ширкәтнең коммерция директоры Александр Вахрушев җиткерде.

Шунысы игътибарга лаек,  сөтчелек комплексы төзелешенең барышы белән ай саен  төзелеш эше буенча надзор оешмасы вәкилләре кызыксынып тора. Алар белдергәнчә, төзелеш, монтаж эшләре алдан тәгаенләнгән график нигезендә, вакытка сыешып  алып барыла.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев