1 апрель 2024 яңалыклары
-
Туган көне белән тәбрикләделәр
1 апреля свой день рождения отметила жительница села Тюлячи Арсентьева Александра Гавриловна.
-
Күп калмый инде майга да…
Язмамны оптимистик рухта, сөекле шагыйребез Һади Такташ шигыреннән алынган сүзләр белән башлавым тикмәгә түгел. Ник дигәндә, сөйләнәчәк, язылачак темабыз да ямьле май аена барып тоташа. Исегезгә төшерәбез, биредә җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте базасында бер мең баш савым сыерына исәпләнгән, үз саву залы булган сөтчелек комплексы төзелеп килә.
-
Беренче язылучыларыбыз бар
Әйтеп узганыбызча, бүгеннән газета - журналларга язылу кампаниясе старт алды. Һәм иң беренчеләрдән булып район газетасына Теләче авылында яшәүче Салиховлар гаиләсе язылды.
-
Мини – футбол буенча район беренчелеге узды
«Батыр» спорткомплексында 2012-2013 елларда туган, 2014-2015 елларда туган егетләр арасында мини – футбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге узды.
-
Кыштан соң теплицаны ничек эшкәртәсе?
Кыштан соң теплицаны ничек эшкәртәсе? «Россельхозцентр» оешмасы Татарстандагы филиалының үсемлекләрне саклау бүлеге әйдәп баручы агрономы Гөлия Газизова шул хакта аңлатып үтте.
-
Бәйгебездә катнашучылар арта
Теләче авылының 2нче номерлы балалар бакчасыннан Газетдинова Амелия, аңа 2 яшь.
-
Шахмат буенча шәхси турнирда катнаштылар
28 март көнне Лесхоз бистәсендә өстәмә белем бирү педагогы Рамил Рәис улы Заһидуллин җитәкчелегендәге шахматчылар командасы РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы Н.М. Миңнеханов истәлегенә балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында тиз шахмат буенча Районара шәхси турнирда катнашты.
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юка боз куркыныч булуы турында кисәтә
Тиз агымлы елгаларда яки җылы сулар агып төшә торган урыннарда ерганаклы, кышын су катмаган һәм боз нык булмаган, бигрәк тә елга үзәнендә һәм яр буйларында куркыныч урыннар арта бара, дип кисәтәләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә.
-
Бүгеннән чисталык икеайлыгы башлана
Бүгеннән чисталык икеайлыгы башланды. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк.
-
Газета-журналларга язылу кампаниясе башланды
2024 елның икенче яртысына “Теләче” район газетасына язылу кампаниясе башланды. Район газетасы – бу район кешеләре, мөһим вакыйгалар турында хәбәрләр, документлар, котлаулар, белдерүләр. “Теләче” – бу сезнең район, сезнең туганнарыгыз тарихы.
-
Үзәк авылы үзешчәннәре имтихан тотты
Үзәк авылы мәдәният каршында эшләүче берләшмәләр отчёт концертларын, хәйрия чарасы итеп , 31 март көнне үткәрделәр.
-
#һәрсыерчыкныңүзоясы
Бәйгегә бик күп килә, дуслар, фотолар🙏🙏Молодцы, барыгыз да🙏🙏 Әлеге фотода Халиуллин Айназ. Ул Алан мәктәбенең 1 сыйныфында укый.