Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мөгаллимнәргә бүләк

2022 ел — Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Әлеге ел уңаеннан республика һәм район күләмендә чаралар уза, мәгариф хезмәткәрләренең дә техник базасын яңарту эшләре башланып китте.

Төгәлрәк әйткәндә, бүгенге заманда укытучының эш коралларының берсе булган- ноутбукларны яңартудан гыйбарәт. Санлаштыру елына багышлаган Татарстан мәктәпләрендә ноутбукларны яңарту буенча масштаблы проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башкарыла. Барлыгы республика буенча 12 мең ноутбук тапшыру планлаштырылган. 
 
Мөгаллим бүгенге заман белән атларга тиеш. Укытучылар белән очрашуга килгән район башлыгы Нәҗип Хаҗипов та, әлеге фикерне җиткерде.  
 
«Бүген басу кырларда цифрлаштырылган техникаларда эшлибез, йортыбызда да бар нәрсә цифрлашкан. Зур заводларда санаулы кешеләр хезмәт кую. Тормышыбызны цифрлаштырудан башка күз алдына китерүе дә кыен. мөгаллимнәребезгә бу ноутбуклар аеруча кирәк, уңышлы эшләсеннәр, аларның хезмәтен җиңеләйтсен», — диде ул үз чыгышында. 
 
Район буенча республикадан 85 ноутбук кайтты, шуның 24 Теләче урта мәктәбе укучыларына тапшырылды. Бүген Теләче урта мәктәбендә 685 укучыга 71 укытучы белем бирә. Биредә эшләүче яшь мөгаллимнәргә замана техникаларын район башлыгы шәхсән үзе тапшырды. 
 
«Укытучыларга хезмәтләрен яхшыртырга Ак Барс Банкы ярдәм иткән. Ак Барс Банкы өчен хәйриячелек һәм икътисадның төрле өлкәләренә ярдәм итү гадәти хәл. «Мәгариф өлкәсе безнең һәрчак игътибар үзәгендә. Ак Барс Банкы да әлеге кирәкле, файдалы проектка теләп кушылды», — диде Ак Барс Банкының Теләче районындагы офисы җитәкчесе Фидәил Мортазин. 
 
Өлкән буын вәкилләре, бәйгеләрдә җиңү яулаган укытучылар югары күрсәткечләргә ирешкәннәр дә читтә калмады. Җитәкчеләр кулыннан бүләк нотбукларны алды. 
 
«Мондый заманча техника биргән өчен республика җитәкчелегенә һәм Ак Барс Банка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Эшебезгә йомгак ясар вакыт җитә, алда имтиханнар. Укучылар мөгаллимнәребезне яхшы нәтиҗәләр белән генә куандырсын», — диде тантана ахырында район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова.

Эльмира Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев