Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мөбәрәк Рамазан ае

Рамазан - ул ай буе баручы изге бәйрәм, һәр мөселман бу айны зур дулкынлану һәм түземсезлек белән көтеп ала, бу гыйбадәт һәм рухи пакъләнү, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае.

Бу санаулы көннәрне  мөселманнар изгелектә үткәрергә ашыгалар, динебез кушканнарны үтәп,  күпме булдыра алалар, шул кадәр изгелек эшләп, хәерле гамәлләр - мохтаҗларга сәдака биреп, ризык өләшеп, Ифтар мәҗлесләре оештырып аларның күңелләренә изге айның бер өлешен кертәләр. Ә бу айда юмартлык күрсәтү тагын да хәерлерәк гамәл булып тора.

Шунысы сөенечле, бу көннәрдә район үзәге Теләчедә районкүләм (11 апрель көнне аның өченчесе үткәрелде), авылларыбызда әледән-әле Ифтар мәҗлесләре үткәрелеп тора. Шундый күркәм, якты мәҗлесләрнең берсе 9 апрель көнне 120 еллык тарихы булган Олы Кибәхуҗа авылы мәчетендә үткәрелде. Аны  авылдашлары һәм якыннары өчен шушы авылда туып-үскән Мөнир Афраем улы, Раил Раиф улы, Гөлмәдинә Рәхимулла кызы, Гөлсинә Рәхимулла кызы һәм Раилә Раиф кызының гаиләләре оештырды.

Мәҗлес үзе авыл имамы Габделбарый Бәширов тарафыннан укылган Корьән аятьләре белән вәгазьдән башланып китте.

  • Бүгенге кичә биккүркәм күренеш. Арабызда балалар, яшьләр булуы икеләтә куаныч. Бирегә чакыруыгыз һәм килүегез өчен зур рәхмәт.  һәрвакыт хак динебезне хөрмәт итик, игътибарлы, ихтирамлы булыйк. Күңелегездә яктылык һәм иман булса сезнең тормышта барысы да яхшы булыр. Без бу айда гүзәл әхлакка, гүзәл холыкка омтылырга тиешбез. Гайбәткә керүдән, кешене гаепләүдән, ялганнан ерак торыйк Раббыбыз ураза тотарга һәм гөнаһлы гамәлләрдән тыелырга, күңелләребезгә миһербан биреп, изге гамәлләр кылырга ярдәм итсен, - диде ул үзенең мөрәҗәгатендә.

Габделбарый хәзрәтнең вәгазен зур игътибар белән тыңлагач, мәҗлес кунаклары бергәләп  авыз ачты һәм ахшам намазын укыды. Аннары иганәче гаиләләр тарфыннан әзерләнгән мул ризыклы табынга утырдылар.  Соңыннан исә мәҗлес кунаклары бергәләп, сөенә-сөенә җәмәгать намазы саналган тәрәвих намазын укыдылар. Быелгы Рамазан ае  кибәхуҗалыларның күңелендә әнә шундый кадерле, кыйммәтле көннәре һәм кичләре белән калыр.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев