Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Ирек Бәдриев призына волейбол буенча турниры узды

Иске Җөри урта мәктәбе базасында, егетләр һәм кызлар арасында, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Бәдриев Ирек Хатыйп улы призына волейбол буенча иптәшләр турниры узды.

Анда "Теләче" спорт мәктәбе спортчылары, атап әйткәндә, әлеге командалар көч  сынашты:
- Иске Җөри урта мәктәбе
- Теләче 1
- Теләче 2

Әлеге турнир-районыбызда исемнәре мәңгегә районның Сугышчан тарихына язылганнарны данлау өчен тагын бер күркәм спорт традициясенең башлангычы. Бу спортны популярлаштыру өчен генә түгел, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү өчен дә бик мөһим чара. 

Ә турнир йомгаклары буенча призлы өчлек түбәндәге тәртиптә билгеләнде:
1 урын-Теләче 1
2 урын-Иске Җөри
3 урын-Теләче 2

Турнирда катнашучыларга һәм Ирек Бадриев гаиләсенә, иганәчелек ярдәме күрсәткәннәре өчен,  зур рәхмәтебезне белдерәбез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев