Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“ Нәниләр чаңгы юлы”

Спорт кеше тормышында бик мөһим урынны алып тора. Спорт ул - яшәү рәвеше. Һәрбер кеше сау-сәламәт һәм нык булу өчен спорт белән дус булырга, шөгыльләнергә тиеш. Кечкенәдән үк спорт белән дус булган кеше көчле, җитез, сәламәт һәм тәвәккәл була.

Мәктәбебез район мәктәпләре арасында физкультура һәм спорт буенча  муниципаль инновацион мәйданчык  булып  тора. Бу юкка гына түгел.Чөнки мактанырлык уңышларыбыз  да күп : бу уку елында  10 нчы сыйныф укучысы Шәйхетдинова Динә, 8 нче сыйныф укучысы Митрофанова Анна физик тәрбия фәненнән россиякүләм фән олимпиадасының регионара этабы  призеры,мәктәпнең 5 укучысы Гаязов Азамат физик тәрбия фәненнән россиякүләм фән олимпиадасының муниципаль  этабы  җиңүчесе.

Мәктәбебез укучылары -  армспорт , чаңгыда узышу  буенча районның җыелма командалары  составында тора. ВФСК ГТО ның җәйге  төрләрендә Лаеш шәһәрендә үткәрелгән регионара этабында Гаязов Азамат, Шәмсетдинова Сөмбел, Митрофанова Анна  җиңүчеләр булдылар.

     Балаларның  физкультура һәм спорт  дәресләренә, дәресләрдән соң  һәм кичләрен мәктәптә  оештырылган  бадминтон, өстәл теннисы  түгәрәкләренә теләп йөрүләре - мәктәпнең  спорт буенча дәрәҗәсен күтәрүдә зур этәргеч. Шулай ук мәктәптә  сәламәтлек көннәре, спорт ярышлары, спортка багышлап, гаилә бәйрәмнәре ,күңел ачу кичәләре  оештырылу балаларда  спорт һәм сәламәтлеккә карата  уңай  караш тәрбияли.

      Һәр елны мәктәптә “ Нәниләр чаңгы юлы” оештырыла.Бу көнне укучылар түземсезлек беән көтеп алалар.Чөнки бу уеннарда иң көчле  спорт сөючеләр көч сынаша.

     Быел  бу  “ Нәниләр чаңгы юлы”   район мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары  катнашында   04  нче март көнне үткәрелде. Мәктәбебез бу көнне  кунакларны каршы алды: “Муниципаль казна учреждениесе “ Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге” методисты  Закирова С.Г.,  мәктәпләрнең башлангыч һәм физкультура укытучылары һәм укучыларның әти-әниләре ,әлбәттә, район мәктәпләреннән  җыелган  спорт сөюче командалар. 

     Бу көнне мәктәптә бәйрәм тантана итте. Ачылыш тантанасында килгән кунаклар тарафыннан җылы фикерләр әйтелде , командаларга уңышлар теләнде.Бәйрәм флагын күтәрелде. Җыр –биюләр башкарылды. Чаңгы ярышында 11 команда  көч сынаштылар.

       “ Нәниләр чаңгы юлы”ның  йомгаклау өлешендә   командаларга урыннар бирелде  һәм  укучыларның шәхси уңышлары бәяләнеп, грамоталар  тапшырылды. Беренче урынга Теләче урта мәктәбе командасы лаек дип табылды һәм күчмә кубок белән бүләкләнде; икенче урында – Олы Нырсы урта мәктәбе һәм өченче урында – Шәдке  урта мәктәбе командалары.

   Урыннарны бүлү:

1,2 сыйныф кызлары

1 урын-Олы Нырсы урта мәктәбе- Павлова Диана, 2 кл

2 урын- Теләче урта мәктәбе- Якупова Дилэрэ, 2 сыйныф

3 урын-Олы Мәтәскә урта мәктәбе -Зәйнуллина Ризәлә,2 кл

3 урын- Теләче 2 нче “Кояшкай” балалар бакчасы- Фәтхуллина Сәйдә

 

1,2 кл малайлар

1 урын- Теләче урта мәктәбе-Галимов Илнур, 2кл.

2 урын-Иске Җөри урта мәктәбе-Мортазин Раил, 2 кл

3 урын- Шәтке урта мәктәбе-Галиев Ранил-2 кл

 

3,4 сыйныф кызлары:

1 урын-Теләче урта мәктәбе-Галимова Нәфисә,4кл

2 урын-Шәтке урта мәктәбе-Архипова Виктория, 4кл

3 урын-Олы Нырсы урта мәктәбе-Каримуллина Зәлия,4 кл

 

3,4 сыйныф малайлар

1 урын- Теләче урта мәктәбе-Насыйбуллин  Азамат,3 кл

2 урын-Сауш төп мәктәбе-Исмәгыйлов Вилдан,4 кл.

3 урын-Алан урта мәктәбе-Закиров Азамат, 4 кл

3 урын –Иске Җөри урта мәктәбе-Хузин Райнур,4 кл.

 

 Бу уеннар  районкүләм традициянең күркәм башлангычы булып тора. Алдагы елларда да безнең Теләче районында “ Нәниләр чаңгы юлы”     киңрәк колач алсын һәм аның  ялкыны сүнмәсен.

Хайретдинова Миләүшә Хатиповна, Олы Нырсы урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев