Өлкәннәребезнең көләч йөзе гел көләч булып калсын!
Район яңалыклары

Өлкәннәребезнең көләч йөзе гел көләч булып калсын!

«Теләче информ» мәгълүмат үзәге Халыкара өлкәннәр көненә багышлап, өлкән буын кешеләренең ялын кызыклы итеп оештыруга, үзешчән башкаручыларны ачыклауга юнәлдерелгән «Елларым - минем байлыгым» дип исемләнгән ачык онлайн – бәйге игълан иткән иде. Бүген әлеге бәйгедә катнашып, җиңү яулаган райондашларыбызны “Теләче информ” мәгълүмат үзәгенә җыйдык.

Чарада  Айдар авылыннан Васыйл Вагизовның тальянын сыздыруын,  Караширмә авыл клубы каршында эшләп килүче “Миләшкәй” фольклор төркеменә йөрүчеләр чыгышын тыңлап хозурландык.

Җиңүчеләр исемлеген сезгә дә тәкъдим итәбез:

1 урын - Караширмә авыл клубы

2 урын - Айдар авылы мәдәнит йорты

3 урын – Югары Мәтәскә авыл клубы, Максабаш авылы мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе

Гомерләре буе хезмәттә кайнаган,  төрле  авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын  тәртәгә җигелеп тарткан апа-абыйларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Аларга нык сәламәтлек, имин тормыш, гаилә бәхете, якыннарының кадер хөрмәтен тоеп, озак яшәүләрен телибез. Районыбыздагы мәдәният йортлары һәрвакыт шулай гөрләп торсын, җыр-моң өзелмәсен иде  дигән теләкләрдә калабыз. Чараның күңелле мизгелләрен видеоязмада күрә аласыз. 

Зөлфия Ибраһимова.

 

 


Нет комментариев