Бүген Олы Мишә мәктәбендә дә соңгы кыңгырау чыңлады.
Җиз кыңгырау, син һәрвакыт шулай
Бүгенгедәй моңлы булдыңмы?
Сихри көчләр бармы әллә синдә,
Юкка гына тынып калдыкмы?
Яшьләренә бүген ирек куя
Яныңдагы кызлар-егетләр.
Алар синең белән нәкъ унбер ел
Белем дөньясына үттеләр.
Маяк булсын барыр юлыгызда
Укытучы, туган мәктәбең.
Җиз кыңгырау моңы уңышларга,
Зур үрләргә сезне әйдәсен!
Нет комментариев