Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өстенлек - яңа сортларга

“Агролак” ширкәте быел бөртекле һәм кузаклы культуралардан тулаем 8035 тонна икмәк кереме җыеп алды. Бер гектарга күчереп исәпләгәндә 38,2 центнер иген уңышы туры килә.

Югары нәтиҗәләр артында яңа сортларга өстенлек бирү, югары технологияләргә нигезләнү һәм зур оешканлык ята. Тикмәгә генә ширкәт киләчәктә орлыкчылык хуҗалыгы дигән статуска дәгъва кылмый. Шуны күздә тотып, амбар хуҗалыгында 6 мең тоннага исәпләнгән ашлык склады төзелеп килә. Бүген яңа аның түбәсе ябылган, бетоннан диварлары торгызыла. Ширкәт җитәкчесе Фәрит Гыйләҗетдинов белдергәнчә, ул бик тиздән әзер булачак. Биредә язгы һәм көзге кыр эшләрендә үзләрен аямыйча эшләүче механизаторлар - Илсур Гыйләҗев, Ренат Галимҗанов, Илгиз Яруллин, комбайнчылар - Василий Архипов, Фаил Рәхимов, Владимир Мазарченков, Илфат Габдуллин, “КамАЗ” шоферы Әхмәтгали Нургалиевның, пешекчеләр Гөлгенә Шәкүрова, Рузия Кадыйроваларның хезмәте югары бәяләнә.

 

Фәнил Нигъмәтҗанов. 

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев