Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Премияләр билгеләнде

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 10 майга алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге механизаторлар соңгы биш көндә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.

Чәчү комплекслары белән чәчүдә:

Беренче урында - Айнур Рафаэль улы Гайнетдинов - җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтеннән,  (агрегат ике смена эшли);

Икенче урында - Илсур Миңләхмәт улы Гыйләҗев җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәтеннән, (агрегат ике смена эшли).

Гади чәчкечләр белән чәчүдә:

Беренче урында -  Митрофанов Анатолий Алексеевич - ачык типтагы “Теләчеагрохимсервис” акционерлык җәмгыятенең Ике Карабаян ярдәмче хуҗалыгыннан, (агрегат бер сменада эшли);

Икенче урында  - Ирек Хәмит улы Кәримуллин - җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтеннән, (агрегат бер смена эшли);

Икенче урында -  марат Габдулла улы Вәлиуллин - җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтеннән.

Өченче урында - Равил Мансур улы Исламгәрәев - җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтеннән, (агрегат бер смена эшли).

Биш көнлек күрсәткечләр буенча җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте механизаторы - Айнур Рафаэль улы Гайнетдинов  иң күп нормо-смена эш башкарган механизатор буларак, Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев