Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районда Донецк һәм Луганск Халык Республикаларына жибәрү өчен гуманитар ярдәм туплау эшләре бара

Хөрмәтле райондашлар, барыбыз да, мөмкинлектән чыгып, булдыра алган кадәр ярдәм күрсәтә алсак бик яхшы булыр иде. Бу эшкә районыбызда эшләүче оешмалар, фермерлар, эшмәкәрләр - барысы да кушыла.

 Гуманитар ярдәм буларак срогы чыкмаган, тиз бозылмый торган продуктлар, конcерва, сгущенка,тушенка, кулланылышта булмаган киемнәр ( җылы кофта, термо кием, башлык, перчатка, бияләй, трико, носки һәм башкалар) балалар өчен уку кирәк яраклары, гигиена кирәк - яраклары, бәрәңге, яшелчәләрне һәм башка шундый әйберләрне авыл җирлекләренә яисә Теләче авылындагы Фатих Хөсни урамында урнашкан элеккеге техник карау уза торган бинага (МФЦ бинасы) алып килеп тапшыра аласыз.

Ярдәм иртәнге сигездән кичке дүрткә кадәр 8 октябрьдән, 10 октябрь арасында җыелачак.

Р.s. Хөрмәтле райондашлар, бу эшне озакка сузмыйча башкарып чыгып, җыелган ярдәмне ияләренә озата алсак иде🙏🏻🙏🏻🙏🏻

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев