Рәхмәт хаты тапшырдык
Район яңалыклары

Рәхмәт хаты тапшырдык

Быел җәй көнне Баландыш авылында узган «Түгәрәк уен» милли бәйрәме иганәчесе – район үзәгендә “Шик и блеск” теш кабинеты җитәкчесе алдынгы теш табибы Абдуллин Ильнар Ильсур улына, рәхмәт йөзеннән “Теләче информ” мәгълүмат үзәгенең Рәхмәт хатын тапшырдык.

Теш табибы - бүген иң нык та­ләп ителгән һөнәрләрнең берсе. Стоматологка мөрә­җәгать итмәгән кеше юктыр ул. Ильнар Ильсур улы да , ел буена бик күп  райондашларыбызга ярдәм итә. Ул бик ипле, тыныч кына сөйләшә, эшен зур төгәллек белән башкара. Җаваплы хезмәтендә уңышлар телибез аңарга!


Нет комментариев