Республикада «Игътибар, балалар!» акциясе дәвам итә
Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркемендә Казан шәһәренең территориаль идарәсенең Саба районы бүлеге башлыгы Ягафарова Г. Н белән берлектә, балаларның юл-транспорт һаләкәтен кисәтү, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтүгә багышланган чара узды.
Балалар "Юл билгеләре", "Транспорт" дидактик уеннарын уйнадылар, кызыклы мультфильмнар карадылар. Шулай ук әти-әниләр белән "Игътибар, балалар" дигән темага әңгәмә уздырылды. Әлеге чараларда әти-әниләр дә, балалар да актив булдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
Баландыш балалар бакчасы тәрбиячесе Гильфанова Ф. Н.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев