Шәхси затларның үзйөрешле машиналарына техник карау бара
Районның авыл җирлекләрендә шәхси затлардагы трактор һәм тагылма арбаларга техник карау бара.
12 май көнне Үзәк авыл җирлеге территориясендә яшәүче шәхси затларның трактор һәм тагылма арбаларына техник карау чарасы үткәрелде. Тикшерү барышында анда катнашучы затларның регистрация документлары, техникаларынын төзеклеге һәм куллану вакытында куркынычсызлык таләпләренә җавап бирү мөмкинлекләре каралды.
Чарага килүчеләр техникаларын яхшы әзерләргә тырышканнар. Шәхси затлар тарафыннан җирлектә рәсмиләштерелгән техниканың 29 берәмлеге монда куелган иде. Бу бик яхшы күрсәткеч.
Күзәтчелек органы таләпләреннән тыш, техниканың тышкы өслеген чистартып, буяп куюлар, әлеге чараның авыл җирлегендә аерым статуска ия булуын күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев