«Солдатка хат» акциясе
Районның барлык мәктәпләре базасында укучылар һәм яшьармиячеләр тарафыннан «Солдатка хат» акциясе узды.
Укучыларга Россия армиясе солдатларына хатлар язу бурычы бирелде. Балалар армеецларга Россия гражданнарын саклаганнары, гадәттән тыш хәлләр вакытында ярдәм күрсәткәннәре өчен язмача рәхмәт белдерделәр. Хатларда балалар үзләре, планнары һәм хыяллары турында сөйләделәр, мәктәп тормышы турында яздылар. Күп егетләр өчен Солдатка хат язу бик мөһим һәм җаваплы эш булып чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев