Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Соңгы гектарлар игелә

Районыбыз кырларында язгы кыр эшләре төгәлләнеп килә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 24 майга алынган мәгълүматлар буенча, язгы кыр эшләренең 87% ы тәмамланган инде. Бүген җаваплылыгы чикләнгән «Август- Теләче» ширкәте, «Чулпан» агрофирмасы механизаторлары 2024 елгы сабан чәчүен төгәлләде. Калган хуҗалыкларда да сабан культураларының соңгы гектарлары чәчелә. 

«Таң» ширкәтендә эш барышын кичекмәстән тизләтәсе бар. 

Идарәдә әйтүләренчә, бүген 5904 гектар мәйданда игеннәр яфрактан тукландырылган, 10377 гектарда чүп үләннәренә, 5404 гектарда авыруларга, 4619 гектарда корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртелгән. 

Бүген муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе белән берлектә районыбыз хуҗалыкларында булып, язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, игеннәрне тәрбияләү, тукландыру эшләре белән кызыксынды. Бер уңайдан, ул соңгы биш көндә нәтиҗәле хезмәт куйган механизаторларга кызыксындыру премияләренең сертификатларын тапшырды. Бүген әлеге сертификат белән Илфир Салихов,Рәсип Насыйбуллин  («Чулпан» агрофирмасы),  Валерий Шилякин («Игенче» ширкәте), Зөфәр Шәйхетдинов («Алан» ширкәте) бүләкләнде. 

Чүп үләннәренә, авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртү кебек агрочаралар «Август -Теләче» ширкәтендә, «Низамов М.Х.» крестьян-фермер хуҗалыгында һәм «Алан» ширкәтендә яхшы темпта алып барыла. 

Фәнил Гаязов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев