Соңладыгыз, казларым!
Офыклардан күзем алмый,сезне көтәм, Соңладыгыз, язлар килде инде, күптән. Сездән башка, язларның да, юк һич яме, Эчәр сулар саф булса да, юк һич тәме.
Йөрәкләргә көч-дәрт бирә сезнең тавыш:
Кыйгак-кыйгак - шундый якын, шундый таныш.
Бу авазлар, нигә, һаман яңгырамый,
Күкләр дә бит аяз, әле, яңгыр яумый.
Юлларыгыз бәлки сезнең буталгандыр,
Канатлар да, бәлки сезнең талгандыр?
Тапмагансыз тыныч урын, сез туктарга
Өлгергәнсездер бәлки, хәл тупларга?
Туплар тавышы бәлки, сезне куркыткандыр,
Аучы, бәлки, сезнең юлга ук аткандыр?
Исән генә булыгыз сез, кыр казларым,
Тыныч булсын туган илем, җир язларым!
Сезнең белән күрешүләр мәңге түгел,
Көзләр җиткәч, тагын моңсу кала күңел.
Кузгаласыз ерак юлга, чит җирләргә,
Очрамагыз афәтләргә, ут-җилләргә.
Бар табигать, тирә-юньнең дуслары сез, К
ошларның да бик тә сизгер, усалы сез.
Сагындыра каңгылдашкан сезнең аваз,
Аңлыйм, кешелектән сезгә хөрмәт бик аз.
Суфия Хәсәншина. Баландыш
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев